Зәй офыклары

Мошенниклар тагын баш калкыта

Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре соңгы вакытта районда мошенниклык тозакларына эләгүче шәһәрдәшләребез булуы турында хәбәр итә. Шундый соңгы ике очрак 8-9 июнь көннәрендә теркәлгән. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Динар Ханнанов белдерүенчә, мондый алданулар турында кисәтүләр, профилактик эшчәнлек алып барылуга карамастан, кешеләр мошенникларның төрле формадагы...

Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре соңгы вакытта районда мошенниклык тозакларына эләгүче шәһәрдәшләребез булуы турында хәбәр итә. Шундый соңгы ике очрак 8-9 июнь көннәрендә теркәлгән. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Динар Ханнанов белдерүенчә, мондый алданулар турында кисәтүләр, профилактик эшчәнлек алып барылуга карамастан, кешеләр мошенникларның төрле формадагы хәйләкәр алдау алымнарына кабып тора.

- Әлеге хокук бозуларга баручылар бик оста психологлар булуы нәтиҗәсендә кешеләрнең ышанычын бик тиз яулап, хәтта мошенниклык гамәлләре турында белә торып, алданырга мәҗбүр итә. 8 июнь көнне «Сбербанк" аша бер счетка 66 мең сум акча күчергән 1941 елгы шәһәрдәшебез дә газета, телевидение аша бу турыда күп укуын, әмма үзе белән шундый хәл килеп чыгуына һаман да ышана алмавын әйтә. Билгесез кешеләрнең ниндидер исәп-хисап счетларына акча күчерүне сораган төрле үтенечләренә, кыстап-кыстап әйберләр алдыручыларга ышанырга ярамый, - ди Динар Ханнанов.

8 июньдә Яңа шәһәрдә яшәүче пенсионер ханым кәрәзле телефонына шалтыратучы ир-атның дару алган идегезме дигән соравына, узган ел почта аша БАД сериясенә кергән дару соратып алуын әйтә. Ә үзен Мәскәүдән Вячеслав Владимирович Жаров дип таныштырган ир-ат исә, олы кешенең үзенә ышануын аңлап алып, әлеге БАДның нәтиҗәле булмавы дәлилләнүен, хәзер исә Мәскәүдә бу препаратны таратучыларга карата суд булып, сезгә 475 мең сум компенсация тиеш дип белдерә. Ә аны кайтару өчен документларга 19 мең сум акчаны билгеле счетка күчерү кирәклеген хәбәр итә. Пенсионер ханым исә Үзбәкстаннан күченеп кайтып, Яңа шәһәрдә фатир арендалап үзе генә яши, ул беркем белән дә киңәшләшеп тормыйча, "Сбербанк"ның Яңа шәһәрдәге бүлекчәсенә барып, 19 мең сум акчаны әлеге счетка сала. Бу гамәлне кылып бер сәгать үтүгә, ханымның телефоны кабат шалтырый, бу юлы аңа Казандагы банкның куркынычсызлык хезмәте Жаровның дөрес сумма әйтмәве, компенсация өчен 47 мең 500 сум кирәк булуы турында җиткерә, ә 19 мең сум акча ханымга кире кайтарылачак дип вәгъдә итә. Пенсионер тагын, үзенең саклык кенәгәсеннән акча күчерүне сорап, "Сбербанк"ка килә. Тагын шул ук номерга акча салуны сораган ападан төпченеп карасал, әмма оператор пенсионерның 47 мең сум дигәнен генә ишетеп, әлеге сумманы гына күчерә. Банктан чыккач "куркынычсызлык хезмәткәре" тагын аңа шалтыратып, 47 мең 500 сум урынына 47 мең сум гына күчүен, компенсацияне кайтару өчен бер юлы тулы сумманың күчүе кирәклеген әйтә. Ханым башта үзенең башка акчасы булмавын белдерсә дә, икенче көнне үлемтеккә дип салган тагын бер саклык кенәгәсен күтәрә. Ул кабат банкка шул ук исәп-хисап счетына акча күчерүне сорап килә. Бу юлы инде банк хезмәткәрләре шикләнеп үзара киңәшәләр дә пенсионердан акча күчермәвен, моның мошенниклык гамәле булу ихтималын аңлатырга тырышып карыйлар, ләкин ханым үзен алданган дип исәпләми. Ә банк хезмәткәрләре электрон элемтә аша барлык бүлекчәләргә шундый-шундый пенсионер ханымның шул-шул счетка акча күчерергә теләвен җиткерәләр, бу операцияне башкармау сорала. Чыннан да, пенсионер теге ир-атка банкның акча күчерергә теләмәвен әйткәч, ул аңа башка бүлекчәгә барып алырга киңәш итә. Такси тотып Чапаев урамындагы "Сбербанк" бүлекчәсенә килгән ханымга банк хезмәткәрләре шулай ук аңлатып карыйлар, ышандыра алмагач, алар полициягә хәбәр сала.

- Пенсионер ханым белән без күзгә-күз карап сөйләштек, ул һаман да үзенең алдануына ышанып җитә алмый. Тиз арада җибәрелгән сорау буенча акчаларның Мәскәү шәһәрендәге "Сбербанк" бүлегенә килүе, инде аннан акчаны алулары билгеле булды. Хәзер без акчаны банктан килеп алган кешене ачыклау буенча Мәскәүгә запрос җибәрдек. 66 мең сум акчаны кире кайтару бу кешене табып, суд эше кузгатылып, хөкем карары нигезендә генә мөмкин булачак, - ди тикшерүче.

Шулай ук 9 июньдә тагын бер пенсионер ханымга, фатирына кереп, яшь егет билне дәвалый торган поясны 24 мең сумга сатып чыгып китә. Бу очрак буенча пенсионер апаның кызы полициягә хәбәр итеп тикшерү кузгатылган.

Кыскасы, зәйлеләргә ниндидер счетларга акча күчерүдән, өйгә килеп әйбер сатучылардан сак булу, таныш булмаган кешеләргә ышаныч белдерүдән саклану сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: