Зәй офыклары

Намуслы машина йөртүчеләргә штрафлар күләме бермә-бер кимү көтелә

Президент Владимир Путин узган ел ахырында юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә аны 50% күләмендә генә түләү мөмкинлеге бирү турындагы законга кул куйган иде. Әлеге закон 2016 елның 1 гыйнварында үз көченә керергә тиеш, диелә документта. Ә Дәүләт Думасы депутатлары аны агымдагы елның маенда ук үз көченә...

Президент Владимир Путин узган ел ахырында юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә аны 50% күләмендә генә түләү мөмкинлеге бирү турындагы законга кул куйган иде. Әлеге закон 2016 елның 1 гыйнварында үз көченә керергә тиеш, диелә документта. Ә Дәүләт Думасы депутатлары аны агымдагы елның маенда ук үз көченә кертү тәкъдиме белән чыкты. Законны гамәлгә кертү өчен алдан әзерлек чаралары күрү кирәк түгел, ә менә намуслы машина йөртүчеләр, бу бик зур ярдәм булыр иде, ди депутатлар. Әмма йомшартылган үзгәрешләр исерек хәлдә руль артына утыручыларга, икенче мәртәбә тизлек режимын арттырып, штрафка тартылучыларга, "кызыл утка" чыккан өчен яки каршы як полосадан законсыз хәрәкәт иткән өчен кабат җавапка тартылучыларга, кеше сәламәтлегенә зыян килгән һәлакәтләр сәбәпчесе булучыларга, теркәлмәгән автомобиль белән икенче кабат тоткарланучыларга кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: