Зәй офыклары

Наркоманиядән дәвалануга закон нигезендә таләпләр катгыйлана

2014 елның 25 маеннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 4.1 маддәсенә өстәмәләр керде. Ул наркотик матдәләр белән бәйле административ хокук бозуларга кагыла: аның буенча наркотик яки психотроп матдәләр кулланучыларга карата диагностика, профилактик чаралар үтүне йөкләү, наркоманиядән дәвалану, социаль реабилитация узуны таләп итү карала. Бу таләпләрне үтәүгә контрольлек итү РФ Административ...

2014 елның 25 маеннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 4.1 маддәсенә өстәмәләр керде. Ул наркотик матдәләр белән бәйле административ хокук бозуларга кагыла: аның буенча наркотик яки психотроп матдәләр кулланучыларга карата диагностика, профилактик чаралар үтүне йөкләү, наркоманиядән дәвалану, социаль реабилитация узуны таләп итү карала.

Бу таләпләрне үтәүгә контрольлек итү РФ Административ хокук бозулар кодексының яңа 6.9.1 маддәсе буенча башкарыла. Бу маддә диагностика, профилактик чаралар үтүдән, наркоманиядән дәваланудан, социаль реабилитация узудан читләшергә, качарга теләгәннәрне җаваплылыкка тартуны үз эченә ала. Ә закон бу таләпләрдән качучылар дип медицина оешмасына килмәүчеләрне яки аннан үз ихтыяры белән чыгып китүчеләрне, дәвалаучы табиб кушкан дәвалау күрсәтмәсен ике тапкырдан күбрәк үтәмәүчеләрне таный. Бу яңа маддә нигезендә җавапка тарту эше кузгатуны дәүләт наркоконтроль органы хезмәткәрләре башкарырга хокуклы. Әмма әлеге маддә буенча административ җавапка тарту чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаганнарга кагылмый.

Агымдагы ел башында Зәй районында суд аша 24 затка карата наркоманиядән дәвалану курсы үтү билгеләнгән, аларның 16сы үтәлгән. Әмма 8 кеше дәваланудан качу сәбәпле, Чаллы наркотикларга каршы көрәш идарәсенә бу кешеләрне РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.9.1 маддәсе буенча җаваплыкка тарту турында мөрәҗәгать җибәрелде. Хәзерге вакытта 1 зат әлеге маддә буенча җаваплылыкка тартылды, аңа 7 тәүлеккә административ арест салынды.

Шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: