Зәй офыклары

Наркотик саткан өчен 8 елга хөкем ителде

34 яшьлек бер Зәй кешесенә карата законсыз төстә наркотик матдә булдырган, аны саткан, күчереп йөрткән өчен җинаять эше кузгатылган иде, бу көннәрдә суд карары мәгълүм булды: аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониясенә озату турында карар чыгарылды. Апрель аенда әлеге ир-ат сату максатында составында циклогексилметил-1Н, индол, карбонил,...

34 яшьлек бер Зәй кешесенә карата законсыз төстә наркотик матдә булдырган, аны саткан, күчереп йөрткән өчен җинаять эше кузгатылган иде, бу көннәрдә суд карары мәгълүм булды: аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы төзәтү колониясенә озату турында карар чыгарылды.

Апрель аенда әлеге ир-ат сату максатында составында циклогексилметил-1Н, индол, карбонил, метиллы эфир, бутан кислотасы булган наркотик матдә сатып ала һәм, аны үлчәп, сату өчен кәгазь пакетларга тутыра. Әзерләнгән төргәкләрнең бер өлешен машина салонында саклый, калганын шәһәрнең төрле урыннарында яшерен җиргә куя. Җинаятьне тикшерү барышында ул үзенең гаебен танырга теләмәсә дә, дәлилләр аның файдасына булмый, суд аңа карата тиешле карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: