Зәй офыклары

Пенсия алуга алдан әзерлән

Пенсияне законда билгеләнгән срокларда билгеләү - пенсия фонды идарәсенең төп бурычларының берсе. Шуңа күрә идарә пенсиягә чыгучы затлар белән эшне алдан башлый. Эш нинди тәртиптә алып барыла, пенсиягә чыгучыдан нинди документлар таләп ителә һәм башка кайбер мәсьәләләр турында без пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыповага мөрәҗәгать иттек. - Зәния Кәүсәровна,...

Пенсияне законда билгеләнгән срокларда билгеләү - пенсия фонды идарәсенең төп бурычларының берсе. Шуңа күрә идарә пенсиягә чыгучы затлар белән эшне алдан башлый. Эш нинди тәртиптә алып барыла, пенсиягә чыгучыдан нинди документлар таләп ителә һәм башка кайбер мәсьәләләр турында без пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыповага мөрәҗәгать иттек.

- Зәния Кәүсәровна, әлеге мөһим эшне алдан башлауның максаты нәрсәдә?

- Максат - пенсиягә чыгучы гражданнарга стаж һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат булу-булмау, пенсияне дөрес һәм вакытында билгеләү турында хәбәр итү.

Бу мәсьәләдә алдан эшли башлау иминиятләнгән затларның түбәндәге периодларга эшчәнлеген ачыклау өчен башкарыла:

1. Иминиятләнгән затның мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында теркәлгәнгә кадәр хезмәт стажы һәм хезмәт хакын анализлау.

2. Мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгәннән соң шәхси счеттагы мәгълүматларны ачыклау.

- Пенсиягә чыгучы кайсы срокта нинди документлар җыярга тиеш?

- Пенсия яшенә ярты ел кала пенсия билгеләү өчен төп документларны әзерләү сорала. Алар - ташламага ия хезмәт эшчәнлеге периодлары булган очракта, эш бирүчедән ачыклау белешмәсе (уточняющая справка) алу, 2000-2001 елларда хезмәт хакы турында мәгълүмат булмаган очракта, элекке эш бирүче яисә архив бүлегеннән 2002 елның 1 гыйнварына кадәр теләсә кайсы рәттән 5 елгы хезмәт хакы турында мәгълүмат табу таләп ителә.

- Таләп ителүче документларның торышын (сыйфатын) пенсиягә чыгучы үзе дә бәяли аламы? Аларга нинди таләпләр куела?

- Хезмәт кенәгәсендәге барлык язуларда дата, приказ, боерык һ.б. номеры булу шарт;

- хатын-кыз хезмәт кенәгәсендә фамилия алмашу турында язу булып, аны үзгәртүнең нигезләмәсе булмаса, моны раслаучы документ кирәк;

- хезмәт кенәгәсендә эштән китү вәкаләтле белгеч тарафыннан имзаланып, оешма мөһере белән расланырга тиеш;

- оешмалар тарафыннан ташламалы хезмәт стажын раслаучы белешмәләрдә почмакта штамп булу мәҗбүри. Анда оешма биргән документ реквизитлары күрсәтелә.

- Пенсиягә чыгучы иминиятләнгән затлар пенсия фонды идарәсенә барысы да вакытында мөрәҗәгать итәме?

- Барысы да түгел. Аеруча шәһәр-райондагы эшсезләр бу таләпне үтәми. Алар арасында ташламалы эш стажына ия булучылар да бар. Гражданнарның әлеге категориясен пенсия фонды идарәсе ачыклап бетерә алмый. Шуңа күрә аларга бу эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. Әйткәнемчә, 6 ай алдан мөрәҗәгать итү сорала.

Шулай итеп, алдан алып барылган эшчәнлек буенча иминиятләнгән затка тулы документлар пакеты әзерләнә. Ул пенсиягә чыгучы иминиятләнгән затның пенсия яше җитеп, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә файдаланыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: