Зәй офыклары

Пенсия тупланмасын хокуклы вариска түләү

Пенсия фонды идарәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең шушы хакта 2007 елның 3 ноябрендә расланган 741нче карарына нигезләнеп, иминиятләнгән вафат булучыларның хокуклы варисларына акча түләүне дәвам итә. Хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше түбәндәге категория иминиятләнгән затларга кагыла: - 1953 елда туган һәм алардан яшьрәк ир-атлар; - 1957 елда туган һәм алардан яшьрәк хатын-кызлар....

Пенсия фонды идарәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең шушы хакта 2007 елның 3 ноябрендә расланган 741нче карарына нигезләнеп, иминиятләнгән вафат булучыларның хокуклы варисларына акча түләүне дәвам итә. Хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше түбәндәге категория иминиятләнгән затларга кагыла:

- 1953 елда туган һәм алардан яшьрәк ир-атлар;

- 1957 елда туган һәм алардан яшьрәк хатын-кызлар.

Вафат булган кешенең иминият взнослары хокуклы варисның нинди яшьтә булуына, мәшгульлегенә бәйсез рәвештә түбәндәге тәртиптә түләнә: иң беренче чиратта, балаларына, шул исәптән уллыкка яки кызлыкка алынган, законлы иренә яки хатынына, әти-әнисенә, уллыкка яки кызлыкка алучысына; икенче чиратта кыз һәм ир туганнарына, әби-бабасына, оныкларына. Әлеге средстволарны алу өчен кеше вафат булганнан соң алты ай тулганчы хокуклы варис тиешле формадагы гариза белән Пенсия фонды идарәсенең теләсә-кайсы территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге срок чыккан вакытта гаризаны суд карары белән яңартырга мөмкин. Әгәр гражданин үз пенсия тупланмасын дәүләтнеке булмаган фондка күчергән икән, бу акчаларны шул пенсия фонды түли. Мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документлар исемлеге:

- хокуклы варисның шәхесен, яшен, яшәү урынын аныклаучы документ (паспорт);

- вафат булучы белән туганлыкны раслаучы документ (туу турында таныклык, никах таныклыгы);

- үлү турында таныклык;

- вафат булучының мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы;

- хокуклы варисның мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы;

- вакыт чыккан очракта, гаризаны яңарту өчен бирелгән суд карары;

- саклык кенәгәсе.

З. Йосыпова,

пенсия фонды идарәсе башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: