Зәй офыклары

Прокурор күрсәтмәсен үтәмәү административ җаваплылыкка китерде

Зәй шәһәр прокуратурасы "Коррупциягә каршы көрәш турында " һәм тагын берничә федераль закон таләпләре буенча документларга төзәтмәләр кертү кирәклеген искәртеп, җиде авыл җирлеге башлыгына һәм шәһәр башлыгы урынбасарына күрсәтмә биргән иде. Закон нигезендә алар бер ай эчендә төзәтелеп, бу нисбәттән башкарылган эшләр турында язмача документ шәһәр прокуратурасына җибәрелергә тиеш булган,...

Зәй шәһәр прокуратурасы "Коррупциягә каршы көрәш турында " һәм тагын берничә федераль закон таләпләре буенча документларга төзәтмәләр кертү кирәклеген искәртеп, җиде авыл җирлеге башлыгына һәм шәһәр башлыгы урынбасарына күрсәтмә биргән иде. Закон нигезендә алар бер ай эчендә төзәтелеп, бу нисбәттән башкарылган эшләр турында язмача документ шәһәр прокуратурасына җибәрелергә тиеш булган, әмма прокуратурада билгеләнгән срокта мондый документлар алынмаган. Хәзер прокурор таләбе үтәлмәү сәбәпле административ эш кузгатуны сорау җәмәгать судьялары тарафыннан каралып, җаваплы затларның барысына да икешәр мең сум күләмендә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: