Зәй офыклары

Һәр гамәл – юлларда иминлекне ныгыту өчен

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә матбугат конференциясе үтте. Инспекция башлыгы, полиция майоры Вадим Васильев журналистларга «Балаларга - автокресло!» социаль компаниясе, караңгылатылган тәрәзәләргә каршы үткәрелүче чаралар, агымдагы елның 10 ае эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе автоиминият союзы белән берлектә 1 - 30 ноябрьдә киң колачлы социаль...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә матбугат конференциясе үтте. Инспекция башлыгы, полиция майоры Вадим Васильев журналистларга «Балаларга - автокресло!» социаль компаниясе, караңгылатылган тәрәзәләргә каршы үткәрелүче чаралар, агымдагы елның 10 ае эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе автоиминият союзы белән берлектә 1 - 30 ноябрьдә киң колачлы социаль компания үткәрә. Ул кечкенә пассажирларны төрле юл-транспорт һәлакәтләреннән, бәла-казалардан саклауга юнәлтелә. Анык әйткәндә, сүз автомобильләрдә балаларны махсус җайланмалар белән беркетеп утыртып йөрү турында бара. Мәсәлән, 2010 елда Россия юлларында 898 бала үлгән, шуларның 25е - татарстанлы. Ә агымдагы елның 10 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән 18 баланың 9ы - пассажир һәм шуларның 6сы транспортка махсус җайланмасыз утыртылган. Бәхеткә, безнең районда соңгы ике елда балалар үлү очрагы теркәлмәде. Быел балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күрде. Кечкенә пассажирлар махсус җайланмалар белән машинага утыртылу сәбәпле, алар авыр тән җәрәхәтләр алмаган.

Шулай да әле өлкәннәр арасында тиешле таләпләрне санга сукмаучылар очрап тора. Ил буенча үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, әти-әниләрнең 51 проценты гына машиналарында балалар өчен автокресло яки адаптер йөртә.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 2007 елдан 12 яшькә кадәрге баланы машинага утыртып йөрткәндә махсус утырту җайланмасы куллану мәҗбүри куелды. Бу таләп үтәлмәгән очракта Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 500 сум штраф карала.

Юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган тәрәзәләрне караңгылату пленкаларын алу буенча быел эш аеруча җитди куелды. Татарстанда 67 мең машина йөртүчедән автомобиль тәрәзәләрен юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китерү таләп ителгән. Кагыйдә буенча каршы һәм алгы ишекләрдәге тәрәзәләрнең 70 проценты чиста, бернинди өстәмә каплагычларсыз булырга тиеш. (Бары тик тәрәзәнең өске өлешләренә генә азрак кояштан саклану чарасы кую рөхсәт ителә). Бу таләпне үтәмәүчеләр Административ хокук бозулар турында кодексның 12.5 маддәсе 3нче бүлеге нигезендә 500 сум штрафка тартыла. Ә инде инспектор таләп итеп тә, караңгылату пленкаларын алудан баш тартучы машина йөртүчегә 500-1000 сум штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу каралган.

Соңгы вакытта инспекторлар әлеге пленкаларның бер алганнан соң кабат куелу очракларын күзәтәләр. Кешеләрнең үз иминлегенә шулай саксыз караулары борчуга сала. Моны күздә тотып, 2012 елның 1 июленнән Административ хокук бозулар турында кодексның транспорт чараларын куллануга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелә. Юл йөрү кагыйдәләре таләпләренә туры китерелгәнче транспортның дәүләт теркәү билгесе алына, ягъни машинадан файдалану тыела, дип басым ясады Вадим Васильев чыгышында.

Караңгылатылган тәрәзәләргә каршы чаралар терроризмга каршы көрәшнең бер ысулы да булып тора. Чөнки автомобиль эчендә нәрсә, кем булуын алдан ук күрү мөмкинлеге кими. 24 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр районның юл хәрәкәте инспекторлары республика күләмендә террорчылыкка каршы көрәш өйрәнүләре кысаларында көчәйтелгән режимда эшли. Төп игътибар чит регионнан килүчеләргә, аеруча Мәскәү өлкәсе, Кавказ ягы машиналарын тикшерүгә бирелә. Нәтиҗәдә федераль эзләүдә булган кешеләрне, җинаять кылып, качып йөрүчеләрне тоткарлау очраклары бар.

Агымдагы елның 10 аенда шәһәр-район юлларында 70 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше үлгән, 86 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 3кә кимрәк булса да, юл һәлакәтләре 15кә арткан, зыян күрүчеләр дә күбрәк. Барлык аварияләрнең 81,4 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Шунысы куанычлы, быел әлегә исерек хәлдә руль артына утырып фаҗига ясаучылар теркәлмәгән. Димәк, кагыйдәләрнең катгыйлануы файдага.

Матбугат конференциясе барышында инспекция башлыгы журналистларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Шуларның берсе - алдагы елда техник күзәтү үткәрү эшенең шәхси кулларга күчү мөмкинлеге. Вадим Васильев 2014 елга кадәр машиналарга техник күзәтү үткәрүнең ЮХИДИ кармагында калуын белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: