Зәй офыклары

Районда качып яшәүче, качып эшләүче булмасын

«Легаль булмаган мигрант» оператив-кисәтү чаралары барышында март аенда район территориясендә теркәлмичә яшәүче 25 чит ил гражданины ачыкланып, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 18.8 матддәсе буенча җаваплылыкка тартылды. Шәһәр суды карары нигезендә аларның дүртесе Россия Федерациясе территориясеннән куып чыгарылды. Тикшерү барышында куылучыларның икесе, рәсми төстә теркәлмичә генә, «Хәмиев» шәхси...

«Легаль булмаган мигрант» оператив-кисәтү чаралары барышында март аенда район территориясендә теркәлмичә яшәүче 25 чит ил гражданины ачыкланып, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 18.8 матддәсе буенча җаваплылыкка тартылды.

Шәһәр суды карары нигезендә аларның дүртесе Россия Федерациясе территориясеннән куып чыгарылды. Тикшерү барышында куылучыларның икесе, рәсми төстә теркәлмичә генә, «Хәмиев» шәхси предприятиесендә эшләүләре турында хәбәр итте. Бу - шулай ук хезмәт законнарын бозу дигән сүз.

Хокук саклау органнары зәйлеләргә сак булырга кирәклеге турында искәртеп, район территориясендә чит ил гражданнарына һәм нинди дә булса шик уяткан кешеләргә юлыкканда, түбәндәге телефоннарга хәбәр итәргә киңәш бирә:

02, 7-02-02 (шәһәр-район эчке эшләр бүлеге),

8-917-939-86-20 (Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Зәй шәһәре бүлекчәсе).

Муниципаль район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: