Зәй офыклары

Руль артына - исерек килеш...

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вазгыять катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. - Агымдагы елның 6 аенда район юлларында инспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган 78 машина йөртүче тоткарланды. Шунысы кызганыч, алар...

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вазгыять катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.

- Агымдагы елның 6 аенда район юлларында инспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган 78 машина йөртүче тоткарланды. Шунысы кызганыч, алар юл кагыйдәсен бозуын танымауны, качып китүне, инспекторлар тарафыннан сәбәпсез тоткарлануларын дәлилләргә тырышалар. Хәмер кулланучы аркасында кемнеңдер зыян күрү куркынычы булуын уйлап бетермиләр. Законнар да мондый машина йөртүчеләргә һаман саен катгыйланып тора, ләкин нәтиҗә генә күренми. Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да озаерга мөмкин, җәза үтәү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә, - ди инспекциянең административ практика бүлеге инспекторы Илфат Рәхмәтуллин.

Статистикага күз салсак, борчылырга урын бар. Ел башыннан исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрдә 4 кеше зыян күргән. Авария килеп чыкканда зыян күрүчесез калган очрак бик сирәк. Ә мондый аяныч хәлләргә килеп җитмәүне күздә тотып, район эчке эшләр бүлегенең юл патруле экипажлары даими төстә максатчан рейдлар уздыра. Алар авыл җирлекләрендә дә, шәһәр эчендә дә спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны булдырмау өчен җитди күзәтүләр оештыра.

Билгеле булганча, узган елның 1 июленнән исерек машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турында закон гамәлгә керде.

Яңа закон - РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче мәртәбә тоткарлый икән, аңа җинаять җаваплылыгы яный.

Машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса, исерек хәлдә бер-бер артлы ике мәртәбә тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта), алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса, исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүне кире какса, җинаять җаваплылыгына тартыла. Җаваплылыкның төрләренә килгәндә, машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф, җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә штраф билгеләнү ихтималын күздә тота. Шулай ук 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт, 2 еллык мәҗбүри эш,
яисә машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә - җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмый. Районда явыз рәвештә, бер кат исерек килеш руль артында тоткарланып, хокукыннан мәхрүм ителгәч тә кабат салып руль артына утырган 6 машина йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылды. Быелның яртысында 15 шундый җинаять эше кузгатылды, - дип аңлатма бирә эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Куц.

Гомумән, ЮХИДИ инспекторлары бер генә түгел, берничә мәртәбә салган килеш руль артына утырып кагыйдә бозучылар булуын искәртә. Күптән түгел тоткарланган бер машина йөртүче , мәсәлән, салган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, соңгы ике айда гына да аны ЮХИДИ хезмәткәрләре ике мәртәбә руль артында алкоголь кулланган хәлдә тоткарлаганнар. Хәзер аның эше суд каравына куелачак. Кызганыч, менә шулай бер кат җаваплылыкка тартылгач та, акылга утырмаган машина йөртүчеләр очрап тора, ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Ә бит үз язмышың турында уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булуын истән чыгармаска кирәк. Яңа закон буенча, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук аңа өч ел дәвамында кайбер мөһим вазифаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Әгәр авариядә исерек машина йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә утыру вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: