Зәй офыклары

Сәбәпсез армия хезмәтен үтми калучылар быелдан 27 яше тулгач хәрби билет урынына белешмә генә алачак

Билгеле булганча 2014 ел башыннан хәрби хезмәт үтү тәртибе турында 53 нче санлы Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Бу аеруча гражданнарны запастагы хәрбиләр итеп күчерү өлешенә кагыла. Әлеге үзгәрешләр турында газета укучыларыбыз соравын искә алып, без районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановтан аңлатма бирүен үтендек. - Закондагы үзгәрешләр...

Билгеле булганча 2014 ел башыннан хәрби хезмәт үтү тәртибе турында 53 нче санлы Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Бу аеруча гражданнарны запастагы хәрбиләр итеп күчерү өлешенә кагыла. Әлеге үзгәрешләр турында газета укучыларыбыз соравын искә алып, без районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановтан аңлатма бирүен үтендек.

- Закондагы үзгәрешләр иң беренче чиратта хәрби хезмәттән белә торып качып йөрүчеләргә кагыла. Әгәр дә 27 яше тулган ир-егет, закон буенча хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителмәгән икән, аңа хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карары белән хезмәт үтмәде дигән белешмә кәгазь генә бирелә. Мондыйлар закон нигезендә хәрби билетка лаек түгел дип бәяләнә. Ә хәрби билеты булмаган, махсус белешмә генә алган ир-егетләр муниципаль, дәүләт органнарына эшкә алынмый, димәк хәрби хезмәт үтмәү, хәрби чыныгу алудан мәхрүм булу өстенә, карьера үсеше өчен дә зур тоткарлык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: