Зәй офыклары

Салымнардан качу – җинаять

Ил күләмендә коррупциячел гамәлләрне булдырмауга каршы юнәлтелгән чаралар белән беррәттән, салымнардан качучыларга карата да җитди эш алып барыла. Дәүләткә салым түләү буенча бурычлары җыелганнарга хәзер катгый таләпләр куела, кисәтүләр белән тәэсир итә алмаган очракта, эш судта карала. Безнең районда да мондый очраклар бар. Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән чираттагы эш тә үз...

Ил күләмендә коррупциячел гамәлләрне булдырмауга каршы юнәлтелгән чаралар белән беррәттән, салымнардан качучыларга карата да җитди эш алып барыла. Дәүләткә салым түләү буенча бурычлары җыелганнарга хәзер катгый таләпләр куела, кисәтүләр белән тәэсир итә алмаган очракта, эш судта карала. Безнең районда да мондый очраклар бар.

Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән чираттагы эш тә үз вакытында салым түләмәү белән бәйле. Шәһәребезнең эре бер җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директорына карата суд РФ Җинаять кодексының 199.2 маддәсе буенча хөкем карары чыгарды һәм ул РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсе нигезендә бер елга шартлы хөкемгә алыштырылды.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, эре предприятиедә салым түләүләре буенча бурычлар 2012 елның 20 февраленә 9453318 сум җыелган. Җәмгыять җитәкчесе керемнәрне яшереп күрсәтеп, салымнарны үз вакытында түләмәүдә гаепләнә. РФ Конституциясенең 57нче маддәсе нигезендә һәркем закон белән билгеләнгән салым һәм җыемнарны түләп барырга тиеш. Ә бу очракта эре предприятие җитәкчесе "Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр турында" 14нче Федераль Закон буенча идарә функцияләрен үз өстенә алган бердәнбер җәмгыятьнең башкарма органы булып тора. Моннан тыш, ул "Бухгалтер исәбе турында" 129нчы Федераль Закон нигезендә оешманың исәп-хисап эшләре өчен дә җаваплы.

Суд барышында гаепләнүче үз гаебен танымый. Шәхси максатларда бернинди финанс операцияләре дә башкармадым, ди ул. Федераль салым органнарыннан салымнарны түләүзарурлыгы турында кисәтү кәгазьләре, аны вакытында түләмәгәндә нинди чаралар күреләчәге турында аңлатмалар җибәрелүгә карамастан, ул, җитәкче буларак, бернинди чара да күрми.

Суд гаепләнүчене бер ел шартлы срок эчендә дәүләт оешмаларында җитәкче булып, җирле үзидарә органнарында һәм башка җаваплы урыннарда эшләү хокукыннан мәхрүм итте. Ул яшәү урынын үзгәртмәскә, хөкем ителгәннәрне төзәтү буенча эшләүче махсус органнарга билгеләнгән вакытка килергә тиеш, башка хокук бозу очракларында катнашмавы шарт.

Прокуратура материаллары буенча

Энҗе Рәнифова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: