Зәй офыклары

Сатып алучы һәрвакытта да хаклымы?

Безгә еш кына товарның сыйфатсыз булуыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Август аенда берәү сатып алынган туй күлмәге өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорады. Ул аны күлмәкнең үлчәме һәм фасоны туры килмәү белән аңлатты. Беренче карашка, сатып алучының таләбе законлы, сатучы товарны кире алмыйча аның хокукларын боза кебек. Ләкин! "Кулланучыларның хокукларын яклау...

Безгә еш кына товарның сыйфатсыз булуыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Август аенда берәү сатып алынган туй күлмәге өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорады. Ул аны күлмәкнең үлчәме һәм фасоны туры килмәү белән аңлатты. Беренче карашка, сатып алучының таләбе законлы, сатучы товарны кире алмыйча аның хокукларын боза кебек. Ләкин! "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон нигезендә товар өчен акча бары тик сатып алучыга мөрәҗәгать иткән көнне шундый товар кибеттә булмаганда гына кайтарыла ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Шулай ук законда товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итүгә хокуклы дип күрсәтелә.

Әмма тикшерүләр барышында кәләшнең күлмәкнең бил өлешен тарайту өчен ательега мөрәҗәгать итүе ачыкланды, соңыннан ул күлмәктән баш тартырга карар кыла. Моңа бәйле рәвештә товарны башкасына алыштыру турында сүз була алмый, азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге шартлар үтәлгәндә генә алыштырыла: әлеге товар кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса. Күргәнебезчә, кулланучы һәрвакытта да хаклы түгел.

Эльвира Милочкина, дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: