Зәй офыклары

Сәүдә хезмәте: сораулар һәм җаваплар

Сатып алучылар еш кына сыйфатсыз аяк киемнәре сатылудан зарлана. Дәгъва белдереп килгәч, сатучы аяк киемен төзәтеп бирергә тәкъдим итә. Күпчелек бу тәкъдим белән килешә, ә менә кайберәүләр сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарып бирүне, яисә товарны икенчегә алыштыруны таләп итә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 18нче маддәсе 1нче...

Сатып алучылар еш кына сыйфатсыз аяк киемнәре сатылудан зарлана. Дәгъва белдереп килгәч, сатучы аяк киемен төзәтеп бирергә тәкъдим итә. Күпчелек бу тәкъдим белән килешә, ә менә кайберәүләр сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарып бирүне, яисә товарны икенчегә алыштыруны таләп итә.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 18нче маддәсе 1нче пункты нигезендә товарның җитешсезлекләре турында сатучы алдан әйтмәсә, кулланучы акчасын кире кайтарып алырга, яисә аны башкага алыштырырга хокуклы.

Әгәр дә товарга гарантия срогы куелмаган яки гарантия срогы чыккан булса, кулланучы товарның баштан ук сыйфатсыз булганлыгын дәлилли алса, ике ел эчендә кулланучы сатучыдан акчаны кире кайтаруны яки товарны алыштыруны таләп итә ала.

Товарның гарантия срогы чыкканчы бәхәсле мәсьәлә килеп туа икән, яңа экспертизаны сатучы үз хисабына ясата. Кулланучы экспертиза барышында катнаша ала, әгәр дә ул нәтиҗәләр белән канәгать булмаса, суд аша ризасызлык белдерергә мөмкин.

Экспертиза кулланучы товарны кире кайтарганнан соң - 10, товарны алыштырганнан соң 7 көн эчендә үткәрелергә тиеш. Ә инде өстәмә тикшерү кирәк булганда, ул 20 көн эчендә ясала.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 23нче маддәсе нигезендә экспертиза үз вакытында үткәрелмәсә, һәр кичектерелгән көн өчен сатучы товар бәясенең 1 проценты күләмендә кулланучыга түләргә тиеш була.

Еш кына сатып алучылар үзләренә ошаган аяк-киемен алалар да, аякны кысу сәбәпле, аны кия алмыйлар. Һәм сатып алу көненнән тыш 14 көн эчендә аны алыштырып була дип уйлыйлар. Ләкин алар ялгышалар. Чөнки законның 25нче маддәсенә таянып эш йөрткәндә, ризык булмаган товар сыйфаты яхшы булып, размеры, төсе, фасоны белән кулланучыны канәгатьләндермәсә, сату көнен кертеп, 14 көн эчендә алыштырылырга мөмкин. Әмма товар яки аяк киеме тотылмаган, киелмәгән булырга тиеш. Шуңа күрә әйбер сайлаганда, аның нәкъ сез теләгәнчә булуына ныклы игътибар бирегез.

Н. Чернова,

белгеч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: