Зәй офыклары

Суд аша хәл ителә

Административ хокук бозулар өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафлар салу, ә аларны вакытында үтәмәгән өчен өстәмә санкцияләр каралган. Районда мондый закон таләпләрен бозучылар шактый, дип белдерәләр эчке эшләр бүлегендә. Алар турында тулырак сөйләвен сорап, без административ хокук бозулар өчен бирелгән санкцияләрнең үтәлешен контрольдә тотучы өлкән инспектор Анна Чистяковага...

Административ хокук бозулар өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафлар салу, ә аларны вакытында үтәмәгән өчен өстәмә санкцияләр каралган. Районда мондый закон таләпләрен бозучылар шактый, дип белдерәләр эчке эшләр бүлегендә. Алар турында тулырак сөйләвен сорап, без административ хокук бозулар өчен бирелгән санкцияләрнең үтәлешен контрольдә тотучы өлкән инспектор Анна Чистяковага мөрәҗәгать иттек.

- Административ закон таләпләрен бозу районда күпчелек очракта җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек куллану, исерек хәлдә кешеләр күп була торган урыннарга чыгу, тиешсез урында тәмәке тарту, вак хулиганлык гамәлләре белән бәйле була. Санап үтелгән барлык хокук бозулар өчен дә штрафлар билгеләнә, ә инде аны вакытында түләмәгән өчен өстәмә санкция карала. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе буенча бу 16 тәүлеккә кадәр административ арест яки мәҗбүри хезмәт, штрафның икелетелгән күләме (бер мең сумнан да ким түгел) белән билгеләнергә мөмкин. Агымдагы ел башыннан алкогольле эчемлекләрне җәмәгать урынында кулланган өчен 660 кеше штрафка тартылды. Аларга 276787 сум күләмендә штраф салынды, шуларның 92173 сумы түләттерелде. 109 беркетмә тәмәке тартуны тыюга кагылган закон нигезендә төзелгән, алар буенча 54890 сум штраф салынды, шуның 15540 сумы алынды. 20.25 маддә буенча 219 материал төзелгән, алар суд каравына админстратив арест салу өчен җибәрелде. Ә штрафларны үз вакытында түләмәүчеләргә барысына да диярлек административ арест сала. Кызганыч, штрафларын үз вакытында түләмәүчеләр арасында төрле категория кешеләр очрый. Тагын шунысы да бар админстратив арест салынып аны үтәп чыгучыларның кайберләре инде салынган штраф өчен җәзаны үтәдем дип уйлый, әмма бу өстәмә җәзаны үтәү генә, ә штраф түләү үз көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: