Зәй офыклары

Суд эшендә - заманча технологияләр

Җир шарындагы технологик революция мәгълүмати технологияләр үсешен тагын да тизләтте. Документларны заманча эшкәртү системасының һәм телекоммуникацияләрнең мөмкинлекләре шулкадәр көчле ки, ул дөньядагы иҗтимагый-икътисади үсешнең тизләнешенә, мәгълүмат алу мөмкинлегенең секунд эчендә булуына, хезмәт җитештерүчәнлегенең артуына һәм, гомумән, җитештерү мөнәсәбәтләре концепциясенең үзгәрүенә китерде. Шуның белән бәйле рәвештә фәнни-техник прогресс нәтиҗәләрен куллануны халык...

Җир шарындагы технологик революция мәгълүмати технологияләр үсешен тагын да тизләтте. Документларны заманча эшкәртү системасының һәм телекоммуникацияләрнең мөмкинлекләре шулкадәр көчле ки, ул дөньядагы иҗтимагый-икътисади үсешнең тизләнешенә, мәгълүмат алу мөмкинлегенең секунд эчендә булуына, хезмәт җитештерүчәнлегенең артуына һәм, гомумән, җитештерү мөнәсәбәтләре концепциясенең үзгәрүенә китерде. Шуның белән бәйле рәвештә фәнни-техник прогресс нәтиҗәләрен куллануны халык мәнфәгатен күздә тотып оештыру кискен килеп баса. Иҗтимагый һәм дәүләт институтлары эшчәнлеге сыйфатын яхшырту, һәр җирдә эшчәнлекнең ачык, үтә күренмәле булуы бик актуаль. Россия Федерациясе хөкүмәте, федерация субъектлары җитәкчелеге, җирле хакимият белән берлектә, заманча мәгълүмати технологияләрне дәүләт, җирле органнарның көндәлек эшчәнлегенә кертүгә актив кереште, чөнки бу халыкның тормыш сыйфатын яхшырта. Мондый яңарыштан суд системасы да читтә калмый. Аның кысаларында суд системасы «Правосудие" дип исемләнгән автоматлаштырылган системаны киң масштаблы дәүләт программасы буларак тормышка ашырырга кереште. Ул судлар эшчәнлеген үтәкүренмәле, ачык эшләүче дәрәҗәгә күтәрү, судлар арасында үзара эшчәнлекне тагын да ныгыту, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатын куя.

Россия Федерациясендә суд власте 2 меңнән артык гомуми юрисдикцияне үз эченә ала, аңа район, төбәк дәрәҗәсендәге судлар керә. Аларның барысында да бүгенге көндә мәгълүмати технологияләргә кагылышлы күптөрле чаралар тормышка ашырыла. Шәһәр суды да - шундый учреждениеләрнең берсе. Биредә хәзерге вакытта бу уңайдан алып барылучы төп ике юнәлешне аерып күрсәтергә мөмкин. Аларның берсе - киң җәмәгатьчелек белән шәһәр суды арасында үзара элемтәне, ачыклыкны тәэмин итүне күздә тотучы шәһәр суды рәсми сайты. Анда суд эшчәнлеге, судта каралган мәсьәләләр, хөкем карарлары, төп документлар, судка мөрәҗәгать итү тәртибе турында аңлатмалар, моның өчен кирәкле документлар, аларны тутыру үрнәкләре урнаштырыла. Суд эшчәнлеге турында күләмле язмалар, суд хезмәткәрләренең аналитик матераиллары да сайтта еш урын ала. Бу үз чиратында кешеләргә уңайлылык тудыра, барлык мәгълүматлардан хәбәрдар булып бару мөмкинлеге бирә. Икенче яктан, суд хезмәткәрләренең аерым кабул итүләргә китүче вакытларын экономияли, мәгълүмат ачык булгач, кешеләрнең сораулары, әлбәттә, кими, болар суд эшен тагын да сыйфатлы алып баруга китерә. Сайтка керүчеләр, даими күзәтеп баручылар булса да, бу эш җитәрлек дәрәҗәдә популярлашып өлгерде дип әйтеп булмый, шуңа да райондашларыбызны кирәкле мәгълүматлар алу өчен сайтка керергә чакырабыз, моның өчен: http://zainsky.tat.sudrf.ru/ адресын җыярга кирәк.

Киң җәмәгатьчелек белән суд арасындагы үзара мөнәсәбәтне тагын да җанландыруда мөһим аспект булып массакүләм коммуникацияләр каналларын куллану тора. Бу - мобиль элемтә һәм электрон корреспонденцияләр җибәрү системасы. Мәсәлән, суд утырышлары вакытын, сәгатен белдерүдә гражданнарга, вакытында һәм уңайлы тапшыру ысулы кулланып, кәрәзле телефоннар аша СМС хәбәр юллана. Әлеге ысул тиз арада хәбәр тапшыру буенча вакытны экономияләргә дә, финанс чыгымнарын киметергә дә ярдәм итә. 2016 елда шәһәр суды тарафыннан суд эшләрендә катнашучыларга шул рәвешле 600ләп СМС хәбәр җибәрелде. Электрон юл белән хатлар җибәрү дә актив кулланыла.

Моннан тыш, суд тарафыннан мәгълүмати технологияләр кулланып көндәлек эш барышында төрле белешмәләр, мәгълүматларны төрле юнәлештәге ведомстволар бердәм мәгълүмат базасыннан тикшерү, интернет челтәреннән файдалану, электрон документ әйләнеше системасын куллану да хезмәтне җиңеләйтә, тизләтә, суд хезмәткәрләре эшен яңа дәрәҗәгә күтәрә.

Хәзерге вакытта шәһәр судында һәр эш урыны "Правосудие" дәүләт автоматлаштырылган системасы кысаларында технологик яктан җиһазландырылган, югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылган. Үсеш перспективаларына килгәндә, алга таба суд системасында электрон документ әйләнешен куллануны тагын да активлаштыру күздә тотыла, бу кәгазь документлар кулланудан китүне үз эченә ала.

Без хокук саклау органнары учреждениеләре, Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, җәза үтәтү инспекциясе белән тыгыз элемтәдә эшләүне игътибарда тотып, шәһәр суды базасында берләштерелгән видеоконференцияләр, видеоэлемтәләр үткәрәбез, суд утырышларын видеорежимда оештыру тәҗрибәсе дә бар. Бу төрле юнәлештәге орган хезмәткәрләрен эш урыннарыннан бүлмичә, уртак эшчәнлеккә тартуга китерә.

Дөрес, заманча технологияләрдән файдалану суд эшчәнлегенең төп максаты түгел, ул бары тик дөреслекне яклау, эш сыйфатын яхшырту чарасы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: