Зәй офыклары

“Сыер сатып алам” дип алдалап, Теләчедә банк картасындагы бар акчаны урлыйлар

Шуңа охшаш юл белән инде өч кеше алданган. Узып барган елда мошенниклар кулыннан Теләчедә зыян күргән 3 очрак теркәлде. Күпләргә мәгълүм сайтларның берсенә "Сыер сатам" дигән хәбәр куела. Соңрак сыер хуҗасына "сатып алучы" шалтыратып, банк картасының номерларын сорый, янәсе, ул шунда акча күчерәчәк. Шул ук көнне, банк картасында булган акчаның...

Шуңа охшаш юл белән инде өч кеше алданган.

Узып барган елда мошенниклар кулыннан Теләчедә зыян күргән 3 очрак теркәлде. Күпләргә мәгълүм сайтларның берсенә "Сыер сатам" дигән хәбәр куела. Соңрак сыер хуҗасына "сатып алучы" шалтыратып, банк картасының номерларын сорый, янәсе, ул шунда акча күчерәчәк. Шул ук көнне, банк картасында булган акчаның югалуы ачыклана. Шулай итеп, сыер да сатылмый, акча да юк...

Шул ук сайтта бер ханым кием-салым алырга уйлап, заказ бирә. Заказны кабул итүче белән телефон аша сөйләшеп, тиешле сумманы күчерә. Нәтиҗәдә, киемнәр дә юк, күчерелгән акчаны да кире кайтарып булмый.

Өченче очрак та "Мобиль банк" хезмәте исеме астында мошенниклар бер ханымның картага күчкән хезмәт хакын үзләштерә, дип гыйбрәт өчен хәбәр итә "Теләчеинформ" сайты.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: