Зәй офыклары

Таләпләр арта

1 апрельдән Россия Транспорт министрлыгының 36нчы боерыгы гамәлгә керә. Ул транспорт чараларында тизлек режимын күрсәтүче тахограф, заманча махсус җиһазның булуына кагыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда тикшерүләр үткәргәндә 8 һәм аннан да күбрәк пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче транспорт чараларында, 3,5 тоннадан артык йөк күтәрешле машиналарда әлеге прибор булмаса, йөртүчене яки транспорт өчен...

1 апрельдән Россия Транспорт министрлыгының 36нчы боерыгы гамәлгә керә.

Ул транспорт чараларында тизлек режимын күрсәтүче тахограф, заманча махсус җиһазның булуына кагыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда тикшерүләр үткәргәндә 8 һәм аннан да күбрәк пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче транспорт чараларында, 3,5 тоннадан артык йөк күтәрешле машиналарда әлеге прибор булмаса, йөртүчене яки транспорт өчен җаваплы затны РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 11.23 маддәсе нигезендә җавапка тарту өчен беркетмә төзергә тиеш. Аерым машина йөртүчеләргә штраф күләме - 1-3 мең, җаваплы затларга 5-10 мең сумга кадәр карала.

Ә шәһәр эчендә һәм шәһәр тирәсендә йөк ташучы машиналарга бу таләп кагылмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: