Зәй офыклары

Таләпләргә буйсынмасаң

Бу көннәрдә Зәй шәһәр суды җәза үтәтү инспекциясе мөрәҗәгате буенча шартлы хөкем җәзасы алган бер хатын-кызга карата бу карарны үзгәртү турында эшне карады. Узган ел шәһәр суды әлеге хатын-кызны 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара, ләкин ул җәза үтү тәртипләрен...

Бу көннәрдә Зәй шәһәр суды җәза үтәтү инспекциясе мөрәҗәгате буенча

шартлы хөкем җәзасы алган бер хатын-кызга карата бу карарны үзгәртү турында эшне карады.

Узган ел шәһәр суды әлеге хатын-кызны 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара, ләкин ул җәза үтү тәртипләрен үтәми: дәваханәгә ятып дәваланудан баш тарта, тиешле органнарга хәбәр итмичә, даими төстә яшәү урынын үзгәртеп тора.

Суд, прокуратура вәкиле фикере белән килешеп, шартлы хөкем срогын кире кага һәм аны реаль җәза белән алыштыра. Ханым билгеле таләпләргә буйсынмау сәбәпле, 1 ел да 6 ай гомерен гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: