Зәй офыклары

Татарстанда антирадар тыелырга мөмкин

Узган атнада Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов Зәйгә килеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсендә гозер-үтенечләре, сораулары булган гражданнарны кабул итте. Сораулар тимер юл аша чыгу юлы төзелеше, светофорлар урнаштыру, легаль булмаган такси хезмәтенә күзәтчелек, 30дан артык "игезәк" автомобильне (двигательләрендә бер төсле номер булган) исәпкә алу, ЮХИДИ хезмәткәрләре...

Узган атнада Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов Зәйгә килеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсендә гозер-үтенечләре, сораулары булган гражданнарны кабул итте.

Сораулар тимер юл аша чыгу юлы төзелеше, светофорлар урнаштыру, легаль булмаган такси хезмәтенә күзәтчелек, 30дан артык "игезәк" автомобильне (двигательләрендә бер төсле номер булган) исәпкә алу, ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен торак проблемаларына кагылды. Рифкать Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап бирде. Татарстан машина йөртүчеләрнең радар-детекторлар файдалануын тыючы Россиянең беренче төбәге булырга мөмкин. Журналистларны иң кызыксындырган сорау да шул булды. Рифкать Нургалиевич әлеге приборның файдасы гына түгел, зыяны да күп булуын искәртте. Машинасына радар-детектор урнаштырылган йөртүчеләр камераны узып китүгә, тизлеген кинәт арттыра һәм юл фаҗигасе ясарга мөмкин. Соңгы араларда булган һәлакәтләрне анализлау шуны күрсәтә. Зур тизлектә баручы машина йөртүче һава шартларын исәпкә алып бетермичә, аппарат торуын искәртеп сигнал булуга, тормозга баса һәм юеш юлда машинаны тиз генә туктата алмый - һәлакәт ясый. Баш инспектор әйтүенчә, радар аркасында килеп чыккан аварияләр саны артуга бара. Шуңа күрә радарларга каршы закон проекты эшләнә. Әгәр аны депутатлар кабул итсә, Татарстан Республикасы антирадар куллануны тыючы регион булачак.

Пресс-конференциядә Рифкать Миңнеханов Зәй ЮХИДИ бүлеге эшчәнлеген уңай бәяләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: