Зәй офыклары

Татарстанда Яңа ел төнендә 46 җинаять кылынган

Аларның шактые ачылган. Бу хакта "Татар-информ" МАна ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомствода искәртүләренчә, кеше үтерү очраклары теркәлмәгән. Гомумән алганда, ул төндә әйбер урлауның 24 очрагы теркәлгән (3 очрак ачылган), сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 4 очрагы (3се ачыкланган), юлбасарлык максаты белән һөҗүм итүнең - 1, талауның 3 очрагы...

Аларның шактые ачылган. Бу хакта "Татар-информ" МАна ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомствода искәртүләренчә, кеше үтерү очраклары теркәлмәгән.

Гомумән алганда, ул төндә әйбер урлауның 24 очрагы теркәлгән (3 очрак ачылган), сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 4 очрагы (3се ачыкланган), юлбасарлык максаты белән һөҗүм итүнең - 1, талауның 3 очрагы теркәлгән.

Искәртеп узабыз: Яңа ел бәйрәмнәрендә хокук саклау өчен 2 меңнән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Хәрби частьларда хезмәт итүче хәрбиләрне, шәхси сакчылык оешмалары хезмәткәрләрен, ирекле халык дружиналары әгъзаларын, хокук саклау юнәлешендә эшчәнлек алып баручы формированиеләрне дә җәлеп итү ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: