Зәй офыклары

Террорчылык акты турында ялган хәбәр тараткан өчен – 5 ел төрмә

Террорчылык актлары куркынычы арту сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша. Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыксагыз, ә янәшәдә полиция хезмәткәрләре юк икән, куркыныч табылдык хакында түбәндәге телефоннар буенча 112 - бердәм коткару хезмәте; 02 - полиция; 052 - аноним...

Террорчылык актлары куркынычы арту сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша. Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыксагыз, ә янәшәдә полиция хезмәткәрләре юк икән, куркыныч табылдык хакында түбәндәге телефоннар буенча 112 - бердәм коткару хезмәте; 02 - полиция; 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросы хәбәр итегез.

Әгәр дә раса, милли һәм дини билгеләр буенча нәфрәт уятучы, законсыз кораллы берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар турында ни дә булса беләсез икән, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Экстремизм" категориясендәге "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы хезмәтеннән файдалана аласыз.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр итүенчә, җәмгыятебезгә "телефон террорчылыгы" көннән-көн ныграк үтеп керә. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша без еш тимер юл вокзалында, мәктәптә, институтта, күпфатирлы йортта һәм хәтта полиция бүлегендә теге яки бу "игелек иясе" тарафыннан шартлаткыч матдә куелуы хакындагы хәбәрне тикшерү өчен кешеләрне эвакуацияләргә, махсус көчләр һәм чараларның тулы бер комплексын җәлеп итәргә туры килүен белеп торабыз. Нәтиҗәдә йөзләгән, меңләгән кешенең гадәти тормыш ритмы бозыла, алар зур эмоциональ киеренкелек кичерә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 207нче маддәсе нигезендә кеше үлеменә, милеккә сизелерлек зыян китерүче шартлату, ут төртергә җыенулары турында ялган хәбәр таратучылар 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартыла, йә булмаса 480 сәгатькә мәҗбүри эшләргә, яки 1 елдан алып 2 елга кадәр төзәтү эшләренә, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрелә, яки 3 елга кадәр иреге чикләнә, йә булмаса 3 айдан 6 айга кадәр кулга алына, яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Зур зыян китергән яки ахыры аяныч тәмамланган башка гамәлләр өчен җинаятьчеләр 1 миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айдан 3 елга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартыла, йә булмаса 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Моннан тыш, югарыда аталган җинаятьне кылган затка милеккә килгән зыянны түләтү турында дәгъва белдерелергә мөмкин. Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1074нче маддәсе нигезендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган затлар җинаять кылган очракта, милеккә зыян китергән өчен җаваплылык балигъ булмаган затның үзенә, әгәр ул зыянны тулысынча капларлык хәлдә булмаса, аның әти-әниләренә яки опекуннарга йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: