Зәй офыклары

Әти-әни җавап бирә

Зәй шәһәр суды карары белән балигъ булмаган шәһәрдәшебез Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 20.3 маддәсе 1нче бүлеге буенча 1000 сум штрафка тартылды. Шәһәр прокуратурасы мәгълүматы буенча, аны түләү яшүсмернең әти-әнисенә йөкләнә. Яшүсмерне административ җаваплылыкка тартуга китергән сәбәп экстремистик эшчәнлеккә каршы закон бозылу белән бәйле. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2011 елның...

Зәй шәһәр суды карары белән балигъ булмаган шәһәрдәшебез Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 20.3 маддәсе 1нче бүлеге буенча 1000 сум штрафка тартылды. Шәһәр прокуратурасы мәгълүматы буенча, аны түләү яшүсмернең әти-әнисенә йөкләнә.

Яшүсмерне административ җаваплылыкка тартуга китергән сәбәп экстремистик эшчәнлеккә каршы закон бозылу белән бәйле. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2011 елның сентябрь уртасында балигъ булмаган шәһәрдәшебез интернет челтәренең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге үз битендә чикләнмәгән күләмдә кешеләр күрергә тиеш булмаган фотосурәтләр урнаштыра. Әлеге фотолар - "Русское национальное единство" Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәге бүлеге тарафыннан кулланылучы нацистлар атрибутикасын һәм символикасын демонстрацияләүче сурәтләр. Ә әлеге хәрәкәт эшчәнлеге 2003 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Югары суды карары белән экстремистик дип танылган. Хәзерге вакытта фотосурәт юкка чыгарылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: