Зәй офыклары

Тиешсез урынга кую кесәгә сугачак

Даими кисәтүләр ясалса да, тиешсез урыннарда автомобильләрен калдырып, башкаларга уңайсызлыклар тудыручылар очрап тора. Район җитәкчелегенә мондый машина хуҗаларына карата җитди чара күрүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр булу сәбәпле, узган җомгада махсус рейд уздырылды. - Аеруча төнгелеккә җәяүле үтә алмаслык итеп машиналарын подъезд төбенә үк китереп куючылар бар. Андыйларга инде без шактый...

Даими кисәтүләр ясалса да, тиешсез урыннарда автомобильләрен калдырып, башкаларга уңайсызлыклар тудыручылар очрап тора. Район җитәкчелегенә мондый машина хуҗаларына карата җитди чара күрүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр булу сәбәпле, узган җомгада махсус рейд уздырылды.

- Аеруча төнгелеккә җәяүле үтә алмаслык итеп машиналарын подъезд төбенә үк китереп куючылар бар. Андыйларга инде без шактый кисәтүләр ясадык. Яңа шәһәрнең 4нче микрорайоны йорт аллары төнге вакытта транспорт белән әйләндереп алына. Әгәр гадәттән тыш хәл, янгын килеп чыкса, кайбер йортларга махсус техника белән тиз генә кереп булмый. Шулай ук кышкы чорда подъезд алларын кардан чистарту да зур проблемага әйләнә, - ди ЮХИДИның өлкән дәүләт инспекторы Василий Тукмачев.

Шуны күздә тотып, ЮХИДИ, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре рейдны Яңа шәһәрдән башлады. Чыннан да биредәге йорт яннары, һәр ишегалды машиналар тезелгән колоннаны хәтерләтә. Кайберләре, махсус билгеләнгән җирдә урын калмагач, машинасын тротуарга, подъезд алдына кадәр менгереп «кунаклаткан». Рейд барышында нәкъ менә шундыйларга карата катгый чара күрелде. Мәсәлән, 1/06 йорты каршындагы бер подъезд төбенә үк китереп куелган җиңел машинаны алу өчен эвакуатор чакыртырга туры килде. Хуҗа машинасы янына чыгарга уйламагач, ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр халкын тәртипкә китерү өчен катгый чара күрергә кирәклегенә басым ясады. Чөнки кисәтүләр генә нәтиҗә бирми. Ә инде бер кат саллы гына штраф түләгәч, икенче юлы машинасын кайда кую турында хуҗа ныгытып уйларга мәҗбүр булачак. Эвакуатор бәясе хәзер 1200 сум тирәсе тора. Тиешсез урынга машина куйган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19нчы маддәсе, 3нче бүлеге нигезендә җавапка тарту каралган. Ул - 1 мең сум штраф, ә штраф стоянкада автомобильне 1 сәгать тоту - 91 сум. Рейд барышында әлеге чыгымнарга дучар ителүчеләр берничә булды. Алга таба да машина хуҗалары кагыйдәләрне төгәл үтәмәсә, мондый эш дәвам итәчәк, ди инспекторлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: