Зәй офыклары

Тикшерү бара

Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Зәй шәһәре һәм районы территориясендә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче "Авантех" ҖЧШнең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча закон таләпләренә җавап бирүен тикшерде. "Аерым төр эшчәнлекне лицензияләү турында" Федераль Закон нигезендә, 8 кешедән артык пассажир йөртүче транспорт белән идарә итүче оешма лицензияләнергә, ә инде эшчәнлекне алып бару адресы үзгәргәндә,...

Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Зәй шәһәре һәм районы территориясендә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче "Авантех" ҖЧШнең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча закон таләпләренә җавап бирүен тикшерде.

"Аерым төр эшчәнлекне лицензияләү турында" Федераль Закон нигезендә, 8 кешедән артык пассажир йөртүче транспорт белән идарә итүче оешма лицензияләнергә, ә инде эшчәнлекне алып бару адресы үзгәргәндә, документлар да үзгәртелергә тиеш. Әмма "Авантех" ширкәте документларында Зәй районы территориясендә эшчәнлек алып бару турында мәгълүмат булмау ачыклана. Бу исә оешманың лицензиясез эшләвенә тиңләштерелә.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган закон бозу буенча шәһәр прокуроры тикшерү алып бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: