Зәй офыклары

Тормыш алай гына җиңел итеп бармый

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең еш кына мошенниклар кармагына эләгүе, ярдәмчесез булу нәтиҗәсендә төрле талауларга дучар булуы, явыз ниятле кешеләр тарафыннан сәламәтлекләренә зыян килү очраклары турында төрле гыйбрәтле вакыйгаларны еш ишетергә туры килә. Бу хакта кат-кат кисәтүләр ясалса да, өлкәннәр үзләре белән күңелсез хәлләр булырына ышанмый. Ә мәкерле җинаятьчеләр моннан...

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең еш кына мошенниклар кармагына эләгүе, ярдәмчесез булу нәтиҗәсендә төрле талауларга дучар булуы, явыз ниятле кешеләр тарафыннан сәламәтлекләренә зыян килү очраклары турында төрле гыйбрәтле вакыйгаларны еш ишетергә туры килә. Бу хакта кат-кат кисәтүләр ясалса да, өлкәннәр үзләре белән күңелсез хәлләр булырына ышанмый. Ә мәкерле җинаятьчеләр моннан бик оста файдалана. Алар кылган гамәлләре өчен җаваплылыктан качуны бик җиңел дип уйлый. Районыбызның бер авылында җинаятьчел гамәл кылучы 23 яшьлек егет тә, мөгаен, эше суд хөкеменә үк барып җитәр дип уйламагандыр. Ә соңыннан, терсәк якын булса да, тешләп булмый.

Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән эшләрнең берсе нәкъ менә шул 23 яшьлек Борисның (исеме үзгәртелде) өлкән яшьтәге ике хатын-кызга карата кылган гамәле белән бәйле.

Вакыйга узган елның көз аенда була. Егет ике әби яшәгән йортка ишек биген ватып, башта кичке сәгать тугызларда керә. Үзен милиция хезмәткәре дип таныштырып, өй эчен карап йөри, әбиләрнең ниндидер законнарны үтәмәвен әйтеп шелтә белдерә. Ә икенче мәртәбә ул төнге сәгать икеләр тирәсендә пәйда була. Башта йоклый торган бүлмә тәрәзәсенең бер катын вата, аннан ишекне җимереп йортка керә. Өлкәннәрне куркытып акча таләп итә. Салган хәлдәге бер кулына пычак тоткан егет, әлбәттә, әбиләргә бик куркыныч күренә. Әле, өстәвенә, йортка бәреп кергәч "батыр егет", кәрәзле телефоннан кем беләндер сөйләшеп, "монда ике әби тора, аларны үтерергәме, юкмы?" дип тә сорый. Чын-чынлап үз гомерләре өчен курыккан апалар барлы-юклы пенсия акчасының бер өлешен чыгарып бирә. Ярдәмчесез өлкәннәрне шүрләтүдән тәм тапкан яшь егет әле акча алгач та тиз генә чыгып китми, үзе белән алып кергән көмешкәне шкафтан чәркәләр алып бүлә башлый. Үзе дә эчә, апаларны да оятсызларча кыстаудан тарсынмый. Чыгып киткәндә иртәгә кабат киләм, көтеп торыгыз, дип әйтергә дә онытмый. Картлык көннәренең бер агымда үтүеннән канәгать булып яшәүче апаларның тынычлыгы бозыла.

Икенче көнне алар үзләренә ярдәм итүче социаль хезмәткәрне көтеп алып, булган хәлне сөйләп бирәләр. Ә ул тиз арада полициягә хәбәр итү җаен карый. Нәтиҗәдә өлкәннәрне кыерсытып йөргән Бориска карата эш кузгатыла. Әнисе, әби-бабасы егетне яклап судта чыгыш ясасалар да, төрле урыннан Борисның яхшы якларын тасвирлаган хатлар тупланса да, кылынган начар гамәлне берничек тә юып булмый. Хәер, Борис үзен гаепле дип исәпләми дә.

Ишекне шакыдым да мине өйгә үткәрделәр, ди. Ә ни өчен тәрәзә ватуын, пычак чыгаруын, телефоннан куркытып сөйләшүен аңлата алмый.

Суд карары буенча Борис РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсе 3нче бүлеге нигезендә хөкем ителде. Аңа 20 мең сум штраф салырга, 7 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән карар чыгарыла.

Менә артык "батырлык" нәрсәгә китерә. Бориска яшь кенә килеш өлкәннәрнең пенсиясен талап, кыерсытып йөрү ник кирәк булган? Югыйсә, аның эш урыны бар. Акчаны эшләп таба ала. Барысына да әлеге дә баягы, эчеп, җиңел тормыш эзләп йөрү сәбәпче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: