Зәй офыклары

Транспорт чараларына техник күзәтү үткәрми генә талон бирүче оешмаларны җитди җавапка тартачаклар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан транспорт чараларына диагностик күзәтү үткәрүгә таләпләрне катгыйландыру бурычы куела. ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елда шактый юл һәлакәтләренең транспорт чаралары төзексезлеге аркасында килеп чыгуын билгеләгәннәр. Бу диагностика үткәрү хокукына ия булган оешмаларның транспорт чараларын тикшерү процессына җитди карауларын таләп итү максатыннан эшләнә, чөнки кайбер очракларда тикшерү...

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан транспорт чараларына диагностик күзәтү үткәрүгә таләпләрне катгыйландыру бурычы куела. ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елда шактый юл һәлакәтләренең транспорт чаралары төзексезлеге аркасында килеп чыгуын билгеләгәннәр. Бу диагностика үткәрү хокукына ия булган оешмаларның транспорт чараларын тикшерү процессына җитди карауларын таләп итү максатыннан эшләнә, чөнки кайбер очракларда тикшерү үткәнлеккә талоннары булса да, транспорт чараларының тиешле дәрәҗәдә төзек булмау фактлары ачыкланган. Мондый төгәлсезлекләр билгеле булганда алга таба техник күзәтү хокукына ия булган юридик затларга РФ Административ хокук бозу турында кодексның 14.4.1 маддәсе 3, 4 бүлекләре буенча 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салу ихтималы карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: