Зәй офыклары

Тәрбиянең ачы җимеше...

Ахырзаман галәмәтәдер инде, ата - улны, ана кызны белми, өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам бетте, кая барып чыгарбыз, дигән сүзләрне олы яшьтәгеләр авызыннан еш ишетергә туры килә. Әлеге сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Ләкин яшьләрнең тәрбиясез, агрессив булып үсүен, социаль тискәре күренешләрне үзенә тиз сеңдерүен заманга гына сылтап калдыру дөрес микән? Балага...

Ахырзаман галәмәтәдер инде, ата - улны, ана кызны белми, өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам бетте, кая барып чыгарбыз, дигән сүзләрне олы яшьтәгеләр авызыннан еш ишетергә туры килә. Әлеге сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Ләкин яшьләрнең тәрбиясез, агрессив булып үсүен, социаль тискәре күренешләрне үзенә тиз сеңдерүен заманга гына сылтап калдыру дөрес микән? Балага иң элек гаиләдә дөрес тәрбия бирелергә тиеш. Әгәр әти-әни, әби-бабай сәламәт яшәү рәвеше алып барып, баланы үз үрнәгендә тәрбияләсә, ул нинди генә мохиткә килеп керсә дә, югалып калмый, үз кыйбласын табып, тормышка юл яра, әти-әни, туганнарының кадерен белә. Эчүчелек белән шөгыльләнгән, баласы белән уртак тел таба алмаган гаиләләр дә шактый. Андый гаиләләрдә еш җәнҗал чыга, хәтта авыр җинаять белән төгәлләнгәннәре дә бар. Күптән түгел шәһәр судында каралган бер эш моңа мисал булып тора. Әти кеше үз улы өстеннән полициягә шикаять язып, аңа җәза бирдерә. Ә чынлыкта эш ничегрәк була соң?

Гаилә башлыгы, шактый гына кәефләнеп, төнге сәгать 12дә генә фатирына кайтып керә. Исерек ата кайткач та тиз генә ятып йоклау ягын карамый, аш бүлмәсенә чыгып нидер эзләнә, суыткычны ачып карый. Күрәсең, тамагы ачкан була. Эзләп-эзләп тә пешкән ризык таба алмагач, вакытның соң булуына карамастан, күрше бүлмәдә йоклап яткан кызын уятып, ашарга пешерүен таләп итә башлый. Мәктәп яшендәге баланың, әлбәттә, торасы килми. Миңа иртәгә укырга барырга кирәк, син дә йокла, әти, дисә дә, тыңламый. Хәтта кушканны үтәмәгән өчен кызына сугып та ала. Кыз куркуыннан тиз генә сикереп тора да, бәдрәфкә кергән булып, бу вакытта әле урамда йөрүче абыйсына шалтырата. Озак та үтми, шулай ук инде кәеф-сафа корырга өлгергән Илһам да (исем үзгәртелде) кайтып җитә. Бу вакытта әтиләре аш бүлмәсендә була. Урамнан кайтып кергән Илһам да гадәт буенчамы, суыткычны ачып карый. Болай да ачулы исерек ата: "Анда бернәрсә дә юк, ашыйсың килсә, ризык сатып алып кайт. Эшлисең, үзең йортка бернәрсә алып кайтмыйсың, безнең белән яшәмә, чыгып кит", - дип җикеренә. Сеңлесенең дә тынычлыгын бозган, үзенә дә теләсә-нәрсә әйткән әтисенә егетнең ачуы кабара. Гайрәте ташып торган 21 яшьлек егет аны-моны уйлап тормый әтисенә сугып җибәрә. Тегесе стенага барып сылана. Йолкып кына ала да тагын китереп суга, кыскасы, нык кына тәпәли ул аны. Атасы авыртудан кычкыра башлагач кына, айнып китеп, үз бүлмәсенә юнәлә. Кыйналган әти, егылган урыныннан көч-хәл белән торып, диванга ята. Ләкин озак ята алмый, хәле авыр булуын, сулый алмавын аңлап, улына ашыгыч ярдәм чакыртырга куша. Ашыгыч ярдәм хезмәте килеп, аңа авыртуны баса торган укол ясый, хәленең шәптән булмавын әйтеп, үзләре белән китәргә тәкъдим итә, ләкин ул дәваханәгә барудан баш тарта. Иртә белән улы - эшкә, кызы мәктәпкә китә. Аның белән кызыксынучы да булмый, ул ятып кала. Төштән соң тән авыртуы көчәеп, сулый алмый башлагач, ул үзе ашыгыч ярдәм чакырта һәм аны дәваханәгә алып китәләр. Каты кыйналган, кабыргасы сынган ир-атны табиблар, 11 көн дәвалап, аякка бастыра.

Суд эскәмиясенә утырган Илһам хатасын тулысынча тануын белдерә. Эш, яшәү урыныннан бирелгән яхшы бәяләмә, кылган хатасы өчен үкенүен исәпкә алып, суд аңа карата хөкем карарын йомшартуны кирәк дип таба. Ул шартлы рәвештә 3 елга хөкем ителә.

Хәмер тәэсирендә килеп чыккан җәнҗал 21 яшьлек егетнең биографиясенә кара тап булып язылды. Мондый гамәл өчен, билгеле, әтине дә, баланы да аклап булмый. Ир кеше, гаилә башлыгы буларак, улын ялгыш юлга кереп китмәсен өчен кайгыртасы урында, үзе эчеп йөреп, начар үрнәк күрсәтә, димәк, гаиләдә аның абруе да шулкадәр генә. Ә Илһамның гамәлен әлеге гаиләнең тәрбия җимеше дияргә була. Ләкин шуны онытмаска кирәк, нинди генә булса да, ул - әти. Әти-әнигә кул күтәрү - зур гөнаһ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: