Зәй офыклары

Төзәлерләрме?

Җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларны крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәт белән тәрбияләү алымы районда торган саен киңрәк кулланыла. Уңай тәҗрибә, нәтиҗәле эш алымының хокук бозып, исерткеч эчемлекләр кулланып, тормыш баткаклыгына төшеп баручыларны җәлеп итүе - сөенечле күренеш. Күңеленә якын шөгыль белән мавыккан кешенең начар гадәтләргә тартылырга вакыты калмый, ә эштән бушаган арада...

Җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларны крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәт белән тәрбияләү алымы районда торган саен киңрәк кулланыла. Уңай тәҗрибә, нәтиҗәле эш алымының хокук бозып, исерткеч эчемлекләр кулланып, тормыш баткаклыгына төшеп баручыларны җәлеп итүе - сөенечле күренеш. Күңеленә якын шөгыль белән мавыккан кешенең начар гадәтләргә тартылырга вакыты калмый, ә эштән бушаган арада хуҗаның җитди контроле «туарылырга» ирек бирми. Шушы көннәрдә без районда танылган фермер Хәйдәр Мәрдамшин хуҗалыгында булдык. Бүгенге көндә анда җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучы биш кеше хезмәт куя.

Районның Урта Пәнәче авылындагы ташландык ферма биналарын алып, атлар асрау белән шөгыльләнүче Хәйдәр Шамилович сөлектәй матур чабышкылар, эш атларын үстерүе өстенә, начар гадәткә өйрәнеп, авыр тормыш хәлендә калучыларны да хезмәт белән тәрбияләүгә алына.

- Кеше кешечә яшәргә тиеш, ә хезмәт адәм баласын тәрбияли. Вакытын атлар янында уздыручы исә үзеннән-үзе шушы хайваннар кебек башын горур тотарга өйрәнә, дип саныйм мин. Аерым категориягә кергән бу кешеләрне дә кызганып, ниндидер ташламалар ясарга җыенмыйм. Алар үзләренә карата мөнәсәбәтне, хөрмәтне хезмәтләре аша яуларга тиеш. Башта менә шуны аңлатып, мин аларның һәрберсе белән ныгытып сөйләштем. Көнлек хезмәт хакы бер кешегә, эшләвенә карап, 300дән 600 сумга кадәр билгеләнә. Әлбәттә инде, башта һәр хезмәткәр сынау узарга тиеш, - ди Хәйдәр Мәрдамшин.

Ир-егетләрнең һәрберсенә эш бүленгән: атларга печән, салам алып кайту, ашату, абзарларны чистарту, атларны, колыннарны тәрбияләү һ.б. эшләрне алар инде кушканны көтмичә тиешенчә башкара. Шушында торып эшләү өчен мич ягып җылытылучы вагон-йортлар булдырылган, хәтта мунча ягып керү мөмкинлеге дә бар. Иртәнге, төшке, кичке ашны хезмәткәрләргә махсус меню нигезендә пешекче әзерли. Ризык әзерләү өчен продукциягә чыгым эшчеләрнең хезмәт хакыннан тотып калына. Ә алга таба Хәйдәр абый эшчеләргә торып эшләү өчен өч бүлмә, ашханә, эш бүлмәләре планлаштырылган заманча йортны сафка бастырырга җыена. Зур гына бина төзелеп беткән инде, җылылык та кертелгән, бары идән-түшәмнәрен генә ясап бетерәсе калды, ди ул. Яңа мунча өчен дә бүрәнәләр кайтарылган.

Махсус исәптә торучы ир-егетләр хезмәт хакын алудан үзләре үк баш тарткан. Күрәсең, кулга акча кергәч начар гадәткә тартылудан куркалар. Шуңа күрә егетләрнең акчалары җыелып бара, бары тик нәрсәгә дә булса кирәк булганда гына хуҗа контролендә тота алар аны. Мәсәлән, Марс Фатыйхов бирегә үзе килеп урнаша, алкоголь кулланып, тәртип бозмас өчен контрольдә тору яхшы, ди ул.

- Иректән мәхрүм итү урыныннан кайтып, мәҗбүри хезмәт башкаруга керешү, үземнең башсызлык аркасында рәтле тормыш күрмәү сәламәтлекне шактый какшатты, тешләремнең рәте бетте. Монда килеп эшли башлагач, Хәйдәр Шамилович хезмәт хакым исәбенә тешләр куйдыртырга тәкъдим итте. Мин моңа бик теләп ризалаштым. Башкалар да мондагы тәртиптән канәгать, - ди Марс Фатыйхов.

Аның иректән мәхрүм итү турында суд карары мәҗбүри хезмәткә алыштырылган, шуңа күрә ул үз теләге белән "хезмәт терапиясе" үтә.

Мондый терапия үтүче-ләрнең берсенә - 32 яшь. Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Лидия Архипова аның яшь кенә килеш еш салып йөрүен, кешелектән чыгып баруын күзәтеп йөргән. Егет үзе инспекция башлыгына килеп, бу баткаклыктан коткаруны сораган. Күрәсең, ул гел исереп йөрүдән, кешелектән чыгып баруыннан туйган, бу халәттән чыгу өчен башкалар ярдәменә таяну кирәклеген аңлаган.

- Егет үзе мөрәҗәгать иткәнче дә, моны ничек коткарырга икән бу баткаклыктан дип уйлап йөри идем, ә аның үзенең үк төзәлергә теләге булу ярдәм итү теләген бермә-бер арттырды. Аның гаиләсе турында сораштырдым да электән үк бу нәселдә "атлар җене" кагылган кешеләр булуын белештем. Һәм Хәйдәр Шамилович белән сөйләшеп, бирегә урнаштырырга булдык. Ул хәзер чистарып, матурланып киткән. Атлар янында күзләре очкынланып торуын күреп күңел сөенә, - ди Лидия Архипова.

Егетнең үзе белән аралашкач та, хезмәттән канәгать булуын аңладык. Атлар турында ул яратып сөйли.

Хәйдәр Мәрдамшин начар гамәлләргә тартылу куркынычы булган кешеләрне тәрбия максатыннан эчми торган эшчән хезмәткәрләр белән кулдаш итеп куйган. Бу - хуҗа өйдә булмаганда да тынычлык хөкем сөрүнең бер алымы, дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: