Зәй офыклары

Участок вәкаләтлесе – янәшәдә

Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләренә тәртип сагын контрольдә тоту, нәтиҗәле эш өчен халыкка якын булып, профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирү мөһим. Бу уңайдан берничә ел элек оештырылган терәк пунктлары да нәкъ менә кешеләрне борчыган мәсьәләләрне тиз арада урыннарда хәл итү, исәптә торучыларны бирегә чакырып даими сөйләшүләр алып баруны күздә тота....

Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләренә тәртип сагын контрольдә тоту, нәтиҗәле эш өчен халыкка якын булып, профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирү мөһим. Бу уңайдан берничә ел элек оештырылган терәк пунктлары да нәкъ менә кешеләрне борчыган мәсьәләләрне тиз арада урыннарда хәл итү, исәптә торучыларны бирегә чакырып даими сөйләшүләр алып баруны күздә тота. Хәзер исә ТР Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән участок инспекторлары кварталга бер мәртәбә халык алдында хисап тотарга тиеш, ягъни кешеләр үзе яшәгән территориядә участок вәкаләтлесе башкарган эштән даими хәбәрдар булу максат итеп куела.

Мәгълүм булганча, моңа кадәр халык белән эшләүнең төрле юллары кулланыла иде. Мәсәлән, терәк пунктларында гражданнарны кабул итү, фикерләрен тыңлау өчен билгеле көннәрдә аерым сәгатьләр күрсәтелгән. Яңа шәһәр терәк пунктының моңарчы кешеләр килеп йөрү өчен бик үк уңайлы урында булмавын исәпкә алып, күптән түгел ул 1/11 йортына күчерелде.

- Бирегә күчкәннән бирле мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артты. Әлеге территориядә яшәүчеләр соравын исәпкә алып, без бу яңа урында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин һәм башка белгечләр белән дә очрашулар үткәрдек. Хокук бозулар, җинаятьчелеккә каршы бергәләп, кешеләр фикерен тыңлап эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була, - ди участок вәкаләтлеләре бүлеге җитәкчесе О. Отакулов.

Агымдагы елның 10 аенда участковыйлар тарафыннан 153 җинаять ачыкланган, 51енең эзенә халык ярдәме белән төшәргә мөмкин булган. Бу кешеләрнең полиция хезмәткәрләренә ышаныч белдерүе турында сөйли. Мәсәлән, Яңа шәһәр терәк пунктына кабул итүгә килүчеләр арасында спиртлы эчемлек кулланып, башкалар тынычлыгын бозучы күршеләре турында хәбәр итүчеләр булды. Олы яшьтәге ялгыз яшәүче апа хәтта күршесенең үзе хастаханәдә чакта ишеген ватуы турында шикаять белән килгән.

- Гомер буе куркып, аның тавышланганына, подъездны тәмәке төтененә күмгәненә түзеп яшәп булмый бит инде. Аңлатып карадым, тыңламады, хәзер закон нигезендә җавап тотуын телим. Полиция хезмәткәрләренең ярдәм итәчәгенә ышанам, - ди ул. Апаның гаризасын алып калган участковый тиз арада тиешле чара күрергә вәгъдә итте.

Ә участок вәкаләтлеләренең халык алдында хисап тотулары бүгеннән авыл җирлекләрендә башлана. Шәһәр халкы исә үзләре яшәгән территориядә участковыйлар хисабын декабрь аенда тыңлый алачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: