Зәй офыклары

Урлашу очраклары бар

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта сәүдә нокталарыннан әйбер урлау очраклары күзәтелә. 25 июль көнне 14-15 сәгать аралыгында Ленин урамындагы "Камилла - 62" кибетеннән билгесез ир-ат «Русский Стандарт» аракысы, «Мартини Бьянко» һәм " Мартини Россо» эчемлекләре урлап чыгуда шикләнелә. 25-35 яшьләр тирәсендәге кара чәчле, кара спорт костюмы кигән...

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта сәүдә нокталарыннан әйбер урлау очраклары күзәтелә. 25 июль көнне 14-15 сәгать аралыгында Ленин урамындагы "Камилла - 62" кибетеннән билгесез ир-ат «Русский Стандарт» аракысы, «Мартини Бьянко» һәм " Мартини Россо» эчемлекләре урлап чыгуда шикләнелә. 25-35 яшьләр тирәсендәге кара чәчле, кара спорт костюмы кигән ир-егет яисә шул ук яшьтәге кыска җиңле буй-буй күлмәк кигән ир-егетне күрүчеләрнең 02, 7-02-02, 3-01-99, 7-14-21 (тәүлек дәвамында) телефоннары аша шалтыратулары сорала. Шикле ир-атларның фотосурәтләре видеокамерадан алып бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: