Зәй офыклары

Урынында тоткарлыйлар

9ыннан 10 февральгә каршы төндә эчке эшләр бүлегенең дежур частена, бер сак хезмәте диспетчерыннан хәбәр алына. Анда Ялчыгол урамында техника белән сәүдә итү кибетнең сигнализациясе эшләве турында әйтелә. Тиз арада әлеге урынга оператив төркем җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре кибетнең складында бер ир-егетнең әйберләр урларга җыенуын күрә. 1987 елгы егет көнкүреш техникасын...

9ыннан 10 февральгә каршы төндә эчке эшләр бүлегенең дежур частена, бер сак хезмәте диспетчерыннан хәбәр алына. Анда Ялчыгол урамында техника белән сәүдә итү кибетнең сигнализациясе эшләве турында әйтелә. Тиз арада әлеге урынга оператив төркем җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре кибетнең складында бер ир-егетнең әйберләр урларга җыенуын күрә. 1987 елгы егет көнкүреш техникасын шул рәвешле урлап чыгарга тели.

- Әлеге ир-егет спиртлы эчемлек кулланган хәлдә була. Сораштырулар барышында ул ике үтүк, ике электр чәйнеге урларга җыенуын әйтә. Ә аның моңа кадәр урлашуларда катнашканмы - юкмы икәнлеген тикшерү барышында без бу ир-егетнең "Удача" кибетеннән дә әйбер урлавын ачыкладык. Башкортстаннан булган бу кешегә хәзер РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче бүлеге Б пункты буенча җинаять эше кузгатылды, ул кулга алынды. Әлеге маддә буенча җәза законда 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителүне карый, - ди эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: