Зәй офыклары

Уяулык кирәк

Янгыннарны кисәтү максатыннан ел саен «Торак» операциясе үткәрелә. Бу чорда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында аңлату эшләре алып баруга төп басым ясала, торакларның тиешле таләпләргә җавап бирүе күзәтелә. Шулай да көнкүрештә килеп чыккан янгыннар күпчелекне тәшкил итә. Быел гына да ел башыннан 53 янгын очрагы теркәлде (узган ел бу...

Янгыннарны кисәтү максатыннан ел саен «Торак» операциясе үткәрелә. Бу чорда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында аңлату эшләре алып баруга төп басым ясала, торакларның тиешле таләпләргә җавап бирүе күзәтелә. Шулай да көнкүрештә килеп чыккан янгыннар күпчелекне тәшкил итә. Быел гына да ел башыннан 53 янгын очрагы теркәлде (узган ел бу чорда - 47), 1 кеше янып үлде, 8е төрле дәрәҗә пешү алды.

Янгынга китергән сәбәпләр арасында күпчелекне өлкәннәрнең ут белән саксыз эш итүе, балаларның ут белән шаяруы, мичләрнең, электр җиһазларының төзексезлеге, тәмәке төпчеген теләсә-кая ташлау, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдалану алып тора. Торак йортта килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә гомер буе туплаган мал-мөлкәт юкка чыга, матди зыян килә, кайчан кеше үлеме белән дә төгәлләнә, алар арасында бер гөнаһсыз сабыйларның булуы тагын да аянычлы.

Районда август-сентябрь айларында булган янгыннарны анализлау кешеләрнең ут белән саксыз эш итүен, электр җиһазларына янгын куркынычы чыганагы итеп карамауны күрсәтә.

Шунлыктан тагын бер кат исегезгә төшерәбез, ут белән эш иткәндә сак булыгыз, теләсә кайда тәмәке тартмагыз, электр приборларын розеткага тоташтырган килеш калдырмагыз, балаларның шырпы, зажигалка белән шаяруына юл куймагыз, аларга утның нинди фаҗигага китерүен кат-кат аңлатыгыз, мич, төтен юллары, электр үткәргечләрне даими тикшереп, төзәтеп торыгыз. Электр челтәренә зур йөкләнеш бирмәгез. Каралты-кура, йорт, мал-мөлкәт иминлеге сезнең ни дәрәҗәдә җитди, игътибарлы булуыгызга бәйле. Сакланган, димәк, якланган, дип юкка гына әйтмиләр. Янгын чыккан очракта кичекмәстән «01», 7-40-01, «010» телефоннарына төгәл адресны әйтеп шалтыратырга кирәклеген исегездән чыгармагыз.

А. Хәбибуллин, янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: