Зәй офыклары

Вакытында түли алмасаң, прокуратура “ярдәмгә килә”

Зәй шәһәр прокуратурасы "Федот спорт-эш комплексы" һәм "Рось" Төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләрендә эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнмәү буенча судка гариза белән мөрәҗәгат итте. Әлеге ширкәтләрдә эшләүчеләр бу хакта прокуратурага хәбәр итә. Прокуратура үз чиратында әлеге предприятиеләрдә тикшерү эшләре үткәрә һәм чыннан да эшчеләргә 3 ай хезмәт хакы түләнмәү фактын...

Зәй шәһәр прокуратурасы "Федот спорт-эш комплексы" һәм "Рось" Төзелеш компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләрендә эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнмәү буенча судка гариза белән мөрәҗәгат итте. Әлеге ширкәтләрдә эшләүчеләр бу хакта прокуратурага хәбәр итә. Прокуратура үз чиратында әлеге предприятиеләрдә тикшерү эшләре үткәрә һәм чыннан да эшчеләргә 3 ай хезмәт хакы түләнмәү фактын ачыклый. РФ Хезмәт кодексы нигезендә эчке хезмәт тәртипләре, коллектив, хезмәт килешүләре белән билгеләнеп, хезмәт хакы эшчеләргә айга ике мәртәбә тиешле көннәрдә бирелә. Прокуратура гомуми күләме 1197952 сум 73 тиен тәшкил иткән хезмәт хакы бурычын каплау турында гаризаны шәһәр судына юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: