Зәй офыклары

Вакытында узу мәгъкуль

Гамәлдәге законнар нигезендә инвалидлык буенча пенсия срогы әлеге затның нинди вакытка инвалид итеп танылуыннан чыгып билгеләнә. Медик-социаль экспертиза органнарында гражданинны тикшерү нәтиҗәләре шул хактагы акт белән нигезләнә. Пенсия фондының территориаль органына пенсия билгеләү һәм түләү өчен төп документ булып торучы шушы тикшерү нәтиҗәләре буенча актның тиешле өземтәсе җибәрелә. Өземтәдә инвалидлыкның...

Гамәлдәге законнар нигезендә инвалидлык буенча пенсия срогы әлеге затның нинди вакытка инвалид итеп танылуыннан чыгып билгеләнә. Медик-социаль экспертиза органнарында гражданинны тикшерү нәтиҗәләре шул хактагы акт белән нигезләнә. Пенсия фондының территориаль органына пенсия билгеләү һәм түләү өчен төп документ булып торучы шушы тикшерү нәтиҗәләре буенча актның тиешле өземтәсе җибәрелә. Өземтәдә инвалидлыкның нинди срокка билгеләнүе, алдагы тикшерү үтү датасы күрсәтелә. Пенсионер инвалидлык буенча пенсияне билгеләнгән срокта, өзлексез алу өчен кабат тикшерүне вакытында узарга тиеш. Мәсәлән, инвалидлык 2012 елның 1 апреленә кадәр дип билгеләнгән, ә чираттагы тикшерүне 2012 елның 25 февралендә үтәргә дип күрсәтелгән. Инвалид кабат тикшерүне билгеләнгән вакытта үткән очракта, бу турыда акттан өземтә Пенсия фонды идарәсенә инвалидлык срогы чыкканчы килә һәм апрель ае өчен пенсия үзвакытында түләнә. Әгәр гражданин бу эшне вакытында башкармый икән, пенсия тулы күләмдә булмый, ике арада килеп чыккан өзеклек вакытына түләнми, ягъни мөрәҗәгать иткән көннән чыгып исәпләнә.

Кабат тикшерү узу срогын бары тик нигезле сәбәпләр булганда гына кичектерергә мөмкин. Ә сәбәпләрне МСЭ бюросы гына ачыклый һәм бу хакта актка тиешле язма кертә. Әгәр сәбәп нигезле дип табылса, пенсиядә өзеклек булмый. Мәсәлән, инвалидлык 2012 елның 1 февраленә кадәр дип билгеләнгән. Ә гражданин, авыру сәбәпле, кабат тикшерү үтү өчен 15 мартта гына мөрәҗәгать итә. 1 февральдән 15 мартка кадәрге вакытны МСЭ бюросы нигезле сәбәп дип билгели һәм пенсия түләүдә өзеклек булмый.

Гражданин инвалидлык срогы чыкканнан соң 3 ай эчендә МСЭ комиссиясе үтми икән, пенсия түләү туктатыла. Өч айдан соң мөрәҗәгать итеп, гражданин инвалид дип таныла икән, пенсия кабат билгеләнә.

З. Йосыпова,

пенсия фонды идарәсе башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: