Зәй офыклары

Хезмәтне саклау законы үтәлми

Шәһәр прокуратурасы узган елның 14 декабрендә бер шәһәрдәшебезгә карата үзәк дәваханә территориясендә кылынган хокук бозу эшен тикшерде. Әлеге хатын-кыз, билгесез кеше һөҗүм итү сәбәпле, баш мие селкенүгә, бит, борын тирәләренә кан савуга дучар була, ягъни кыйналудан сәламәтлегенә зыян килә. Дәвалау учреждениесе комиссиясе, әлеге хәлне тикшереп, бәхетсезлек очрагын эш урыны белән...

Шәһәр прокуратурасы узган елның 14 декабрендә бер шәһәрдәшебезгә карата үзәк дәваханә территориясендә кылынган хокук бозу эшен тикшерде. Әлеге хатын-кыз, билгесез кеше һөҗүм итү сәбәпле, баш мие селкенүгә, бит, борын тирәләренә кан савуга дучар була, ягъни кыйналудан сәламәтлегенә зыян килә.

Дәвалау учреждениесе комиссиясе, әлеге хәлне тикшереп, бәхетсезлек очрагын эш урыны белән бәйле түгел дигән карар чыгара. Әмма шәһәр прокуратурасы бу карар белән килешмичә, кабат дәваханәнең хезмәтне саклау инспекторы белән берлектә Хезмәт кодексы таләпләре үтәлешен карады.

Нәтиҗәдә хатын-кызның дәваханәдәге эш урынына килгәндә, бәхетсезлеккә юлыгуы ачыкланды. Шунлыктан ул эш урыны белән бәйле бәхетсезлек очрагы буларак квалификацияләнә. Моннан тыш, учреждение җитәкчелеге тарафыннан бәхетсезлек очрагы турында тиешле органнарга вакытында хәбәр ителмәү факты да Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 228нче маддәсе таләпләрен үтәмәү буларак билгеләнә.

Тикшерүләрдән чыгып, дәвалау учреждениесенең махсус комиссиясе рәисенә карата хезмәтне саклау турында законны бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның I бүлеге 5.27 маддәсе нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатуга карар чыгарылды. Ә дәваханә баш табибына хезмәтне саклау законнары бозылуын бетерергә күрсәтмә бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган акт каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: