Зәй офыклары

Йорт җиҺазы сатып алсаң

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге өй җиһазларының түбән сыйфатлы булуыннан, аларның вакытында кайтарылмавыннан, килешүдә күрсәтелгән вакытның төгәл үтәлмәвеннән зарлана. Өй җиһазы гадәттә озак вакыт файдалану өчен сатып алына, шуңа да кулланучы аз акча таләп ителмәгән товарның сыйфатлы булуына аеруча таләпчән. Кулланучы нәрсә өчен акча түләгәнен...

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге өй җиһазларының түбән сыйфатлы булуыннан, аларның вакытында кайтарылмавыннан, килешүдә күрсәтелгән вакытның төгәл үтәлмәвеннән зарлана.

Өй җиһазы гадәттә озак вакыт файдалану өчен сатып алына, шуңа да кулланучы аз акча таләп ителмәгән товарның сыйфатлы булуына аеруча таләпчән. Кулланучы нәрсә өчен акча түләгәнен белергә тиеш, бу уңайдан "Кулланучылар хокукын яклау турында" законның 8, 10 маддәләре нигезендә, товарны ясаучы һәм сатучы аның турында тулы мәгълүматны җиткерергә тиеш. Товар турында белешмәдә аның исеме, кайсы фирмада эшләнүе, фирманың юридик адресы һәм сәүдә билгесе, куркынычсызлык кагыйдәләре, гарантия срогы, хезмәт күрсәтү вакыты, сумнарда бәясе булу мәҗбүри. Өй җиһазын сату-сатып алу буенча төп моментлар берничә документ нигезендә күрсәтелә. Аның берсе - РФ хөкүмәтнең 55нче карары белән расланган "Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре". Икенчесе - товарны мәҗбүри сертификацияләү турында 287нче карар. Бу исә өй җиһазының дәүләт стандартларына җавап бирүен гарантияли. Җиһазны сатканда кулланучыга товар чегы бирелә, ә анда товарның исеме, сатучының исем фамилиясе, артикул, җиһазга керүче предметлар саны, кирәкле фурнитура саны, һәр предметның бәясе, җиһазның гомуми бәясе, аның нинди материалдан эшләнгән булуы күрсәтелергә тиеш. Ә җиһазның үрнәге сәүдә залы күргәзмәсенә куелу - аны сатып алучының үз күзләре белән күрүе дә - закон таләбе. Сатучы өй җиһазын сатар алдыннан аның барлык комплектлары да җитүен, сыйфатын (кырылмаганмы, тишелмәгәнме һ.б.), җиһазны җыю өчен кирәкле схемасы булуын, фурнитурасын тикшерергә җаваплы. Җиһазның кайсы фирмада эшләнгән булуы да зур роль уйный, шуңа да килешү төзегәндә әлеге компаниянең шартлары белән яхшылап танышырга киңәш ителә. Бигрәк тә түбән бәя һәм эшне башкаруга аз вакыт вәгъдә итүләренә сак карарга кирәк.

Өй җиһазын аерым-аерым махсус төргәкләрдә китерәләр. Аларның һәрберсен ачып, әйберләре җитәме икәнлегенә, сыйфатлы булуына инану яхшы, ачып тикшерү мөмкин булмаганда, җиһазны кабул итү турында накладнойга, тикшерелмичә алынды, дигән тамга салу отышлы. Бу сораулар туганда ярдәм итә. Товарга гарантия срогы куелган булса, кимчелекләр ачыкланганда, сатып алучы гарантия срогы чыкканчы аларны сатучыдан, ясаучыдан, шәхси эшмәкәрдән бетертергә хокуклы. Шуны истән чыгармагыз, җиһазда дефект булганда, аны күчереп йөртү мәшәкатьле дип, сыйфатсыз товар белән килешү дөрес түгел. Бу мәшәкать закон нигезендә сатучыга, җиһазны ясаучыга йөкләнә, ә алар дефектны өйгә килеп бетерүне хуп күрә. Гомумән, кулланучы хокукы яклануын таләп итү тәвәккәллек, нәтиҗәгә ирешкәнче гамәл кылуны сорый, үз хокукларыгызның бозылуына юл куймагыз.

Өй җиһазы зурлыгы буенча туры килмәү, төсе охшамау сәбәпле алыштырылучы, кире кайтарылучы товарлар исемлегенә кертелмәгән. Моннан тыш, җиһаз озак вакыт куллануга исәпләнгән товар буларак, аны төзекләндерү барышында башкага алыштырып тору каралмый.

Өй җиһазын сайлаганда кустарьчыларга караганда, аерым фирмаларга өстенлек бирү отышлырак. Мәсәлән, Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итүче бер кулланучы гыйнвар аенда йомшак җиһазга заказ биреп, аның өчен 50 процент сумманы түләп куюын, әмма әлегә кадәр җиһазның кайтарылмавын белдерде. Ә ул фирма белән берниди дә килешү төземәгән, өлешчә акча түләве турында документ та алмаган. Хәзер әлеге фирма телефонын алучы кеше юк. Бу мошенниклык факты турында сөйли. Алга таба бу эш белән хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк. Шуңа да, товар сатып алганда, тиешле документларга игътибарлы булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: