Зәй офыклары

ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясенә чыкты

7-16 сентябрьдә республикада "Аеклар бәйрәме" («Праздник трезвости») социаль кампаниясе бара. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, алкоголь кулланудан баш тартуга чакыру максатында оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге кампания кысаларында руль артына салган хәлдә утыруны кисәтүгә юнәлтелгән «Тоннель» операциясе үткәрә, чөнки агымдагы елның 8 аенда республика юлларында килеп чыккан аварияләрнең...

7-16 сентябрьдә республикада "Аеклар бәйрәме" («Праздник трезвости») социаль кампаниясе бара. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, алкоголь кулланудан баш тартуга чакыру максатында оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге кампания кысаларында руль артына салган хәлдә утыруны кисәтүгә юнәлтелгән «Тоннель» операциясе үткәрә, чөнки агымдагы елның 8 аенда республика юлларында килеп чыккан аварияләрнең 228е исерек машина йөртүчеләр гаебе белән булган. Аларда 37 кеше үлгән, 300 кеше җәрәхәтләнгән. ЮХИДИ инспекторлары 8 айда 12 меңгә якын машина йөртүчегә салган хәлдә руль артына утырган өчен беркетмә төзегән. Зәй районында исә ел башыннан барлыгы 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 8е "салмыш" машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. Һәлакәтләрдә үлгән 4 кешенең өчесе исерек машина йөртүчеләр гаебе белән якты дөньядан вакытсыз китеп барган, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган. Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе кысаларында юлларда көчәйтелгән режимда эшли.

Билгеле булганча, исерек килеш транспорт чарасын йөртүчегә 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан колак кагу яный. Шундый ук җаваплылык инспектор таләбен үтәмичә, машина йөртүченең алкоголь кулланганмы-юкмы икәнен белешү өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тартканда да кулланыла. Әгәр дә машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, салган хәлдә руль артына утырса, аңа 10нан 15 тәүлеккә кадәр арест салына яки 30 мең сум штраф карала.

Агымдагы елның 1 июленнән исә исерек хәлдә руль артына утырган өчен җаваплылыкка тартылган машина йөртүчеләргә кабат шундый закон бозган очракта, җинаять җаваплылыгына тартылу яный. 200-300 мең сум штрафтан алып, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: