Зәй офыклары

Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләүгә игътибарлы булыгыз

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәүчеләрне җитди җәза көтүен искәртә. Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кагыйдә бозучы беркетмә төзелеп салынган штрафны 60 көн эчендә түләргә тиеш. Ә инде вакытында түләмәүчеләргә кодексның 20.25 маддәсе 1нче бүлеге...

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәүчеләрне җитди җәза көтүен искәртә. Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кагыйдә бозучы беркетмә төзелеп салынган штрафны 60 көн эчендә түләргә тиеш. Ә инде вакытында түләмәүчеләргә кодексның 20.25 маддәсе 1нче бүлеге буенча бер мең сумнан да аз булмаган икеләтелгән штраф бәясен түләргә кирәк була яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт шарты куела.

Агымдагы елның 7 аенда республика ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафын вакытында түләмичә йөрүче 14669 машина йөртүчегә административ материал әзерләгән. Шуларның 4195е буенча судлар аша арест салу каралган, 7865енә икеләтелгән күләмдә штраф билгеләнгән, 358е мәҗбүри хезмәткә тартылган.

Зәй районы буенча быел вакытында штрафларын түләмәгән 320 кеше ачыкланган, аларның 203енә арест салынган, 117се икеләтелгән штрафларга тартылган. Узган ел исә бу вакытта 154 кешегә арест, 92сенә штраф салынган булган.

Шуңа күрә, машина йөртүчеләрдән күңелсез хәлгә калмас өчен юл кагыйдәсен бозган өчен штрафларын вакытында түләү сорала. Штрафларның булу-булмавын gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru, gibdd.tatarstan.ru сайтларыннан карарга була, әлеге сайтлар аша түләүләрне электрон юл белән башкарырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: