Зәй офыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуга кагылган РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе гамәлгә керде

Россия Федерациясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы законнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, РФ Җинаять кодексына 264.1 маддәсе өстәлде. "Административ җәзага тартылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган затларга" дип аталган әлеге маддә автомобильләр, трамвай яки башка транспорт чаралары белән элек тә административ җаваплылыкка тартылып тагын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә...

Россия Федерациясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы законнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, РФ Җинаять кодексына 264.1 маддәсе өстәлде. "Административ җәзага тартылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган затларга" дип аталган әлеге маддә автомобильләр, трамвай яки башка транспорт чаралары белән элек тә административ җаваплылыкка тартылып тагын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата кулланыла. Аның буенча 16 яше тулган һәркем җавап тотарга тиеш. Яңа маддә санкцияләре 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яки бер елдан ике елга кадәр булган хезмәт хакы күләмендә түләүне үз эченә ала. Моннан тыш, билгеле урыннарда эшләү хокукын өч елга кадәр чикләү, 480 сәгать мәҗбүри хезмәт, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү дә карала. РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе агымдагы елның 1 июленнән үз көченә керде.

Зәй шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: