Зәй офыклары

Үз гаебен таный

Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тукай районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә үтерү белән бәйле җинаять эше кузгатты. Әлеге куркыныч вакыйга агымдагы елның 19 мартында Зәйдәге йортларның берсендә була. Төнге сәгать өчләр тирәсендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә пычак белән яраланган кешегә ярдәм кирәк булуын хәбәр...

Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тукай районара тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә үтерү белән бәйле җинаять эше кузгатты.

Әлеге куркыныч вакыйга агымдагы елның 19 мартында Зәйдәге йортларның берсендә була. Төнге сәгать өчләр тирәсендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә пычак белән яраланган кешегә ярдәм кирәк булуын хәбәр итәләр. Медицина хезмәткәрләре урында 1941 елгы ир-атның җәрәхәтләрдән аңсыз булуын ачыклый. Тиз арада ул дәваханәгә китерелсә дә, гомерен табиблар саклап кала алмый.

Җинаятьне кылуда гаепләнеп,1989 елгы хатын-кыз тоткарлана. Беркайда да эшләмәүче, кәеф-сафа корырга яратучы ханым күршедә генә яши. Чираттагы "бәйрәмнең" берсендә алар үзара сүзгә килә. Хатын ачуын пычак белән басудан чирканмый, өстәвенә, егылган өлкән кешене типкәләп тә ата. Җинаять кылуда шикләнелүче үз гаебен тулысынча таный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: