Зәй офыклары

Җәза төре – мәҗбүри эш

Мәҗбүри эш җәзасы 2005 елның гыйнварыннан яңа төр җәза буларак кертелде. Хөкем карары нигезендә мәҗбүри эш җәзасын үтәтү район җәза үтәтү инспекциясенә йөкләнә. Әлеге карар, ягъни мәҗбүри эш җәзасы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49нчы маддәсенә, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү кодексының 25, 26, 27, 28, 29, 30 маддәләре, Россия Федерациясе Юстиция...

Мәҗбүри эш җәзасы 2005 елның гыйнварыннан яңа төр җәза буларак кертелде. Хөкем карары нигезендә мәҗбүри эш җәзасын үтәтү район җәза үтәтү инспекциясенә йөкләнә. Әлеге карар, ягъни мәҗбүри эш җәзасы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49нчы маддәсенә, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү кодексының 25, 26, 27, 28, 29, 30 маддәләре, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 142нче (25.06.2009) боерыгына нигезләнеп үтәтелә.

Мәҗбүри эш җәзасы хөкем ителүченең төп эшләү яки уку вакытыннан тыш көн саен 2 (ике) сәгать, даими эш урыны булмаганнарга көн саен 4 (дүрт) сәгать үтәтелә, бу түләүсез физик эш башкаруны үз эченә ала. Әлеге җәзаны инспекция авыл җирлеге башкарма комитетлары белән берлектә үтәтә. Җәзага тартылуына карамастан, хөкем ителүче шулай ук вакытында төп эш урыннан чираттагы ялын алырга хокуклы, ләкин, ул мәҗбүри эш җәзасын да үтәргә бурычлы.

Мәҗбүри эш вакыты сәгатьләрдә исәпләнә. Ул 60 сәгатьтән алып 480 сәгатькә кадәр билгеләнергә мөмкин. Җәзага тартылучы атна буена 12 сәгатьтән дә ким эшләргә тиеш түгел. Эш вакыты ял көннәрендә - 4 (дүрт), ә эш көннәрендә 2 (ике) сәгатьтән артмаска тиеш. Хөкем ителүче сәбәпсез җәзасын үтәүдән баш тарта икән, аның билгеләнгән җәзасы арест яки иректән мәхрүм итү белән алыштырыла.

Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү кодексының 26 маддәсе 3 кисәгендә каралганча, әгәр хөкем ителүче I яисә II группа инвалид икән, җәза үтәтү инспекциясе судка аны бу җәзадан азат итүне сорап тәкъдим кертә. Мәҗбүри эш үтәгән вакытта хөкем ителүче хатын-кыз авырлы икән, шулай ук җәза үтәтү инспекциясе судка аны бу җәзадан азат итүне сорап тәкъдим кертә. Эш төрен хөкем ителүче үзе сайламый һәм кушылган эшенә каршы да килә алмый, ә авыл җирлеге башкарма комитетлары инспекция белән киңәшеп сайлый, моңа төрле физик эшләр керә, мәсәлән, кар көрәү, чистарту, төзекләндерү һәм башкалар, әмма бирелгән эш кешенең намусын һәм горурлыгын кимсетмәскә тиеш.

Мәҗбүри эш җәзасының үзенчәлекләре шунда, ул мәҗбүри төстә, төп эш яки уку вакытыннан тыш, түләүсез башкарыла.

Хөкем ителүче билгеләнгән мәҗбүри эш җәзасын үтәгәндә, 2 яки берничә тапкыр бернинди сәбәпсез эшләргә килмәсә, шулай ук 2 яки берничә тапкыр, хезмәт дисциплинасын бозса яки качып йөрсә, Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү кодексының 30 маддәсе нигезендә тиешенчә җавапка тартыла. Балигъ булмаган балаларга бу төр җәза 40 сәгатьтән 160 сәгатькә кадәр билгеләнә, 15 яшькә кадәр балалар көненә укудан соң 2 сәгать, ә 15-16 яшьлекләр 3 сәгать эшләргә тиеш.

Районда ел буена якынча 70 граждан әлеге җәзага тартыла. 2013 елнын 9 аенда барлыгы мәҗбүри эш җәзасын 53 кеше алды, 42се исәптән төшерелде. Җәза үтәүдән явыз ният белән читләшеп йөргән 2 хөкем ителүче иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелде.

Лидия Архипова, район җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе, подполковник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: