Зәй офыклары

Зәй шәһәр суды нигезсез иск биргән өчен банкның үзен җавапка тарта

Зәй шәһәр суды бер зәйлегә карата Россия саклык банкынң Түбән Кама бүлеге искы буенча эшне карау барышында законсыз таләп буенча бирелгән искны ачыклап, нәтиҗәдә банк бүлекчәсен җавапка тартты. Зәйле саклык банкыннан кредит ала һәм аны түләп бетергәч, аңа бурычлары юклык турында белешмә бирелә. Әмма көннәрдән бер көнне бу кеше җәмәгать...

Зәй шәһәр суды бер зәйлегә карата Россия саклык банкынң Түбән Кама бүлеге искы буенча эшне карау барышында законсыз таләп буенча бирелгән искны ачыклап, нәтиҗәдә банк бүлекчәсен җавапка тартты. Зәйле саклык банкыннан кредит ала һәм аны түләп бетергәч, аңа бурычлары юклык турында белешмә бирелә. Әмма көннәрдән бер көнне бу кеше җәмәгать судьясы чакыруы буенча, банкка бурычларын түләп бетермәве турында дәгъва белдерүе белә. Белешмәне күрсәтеп хәлне аңлаткач, мәсьәлә хәл ителде дип уйлаган гражданга бераздан кабат шәһәр судына чакыру килә. Банк тарафыннан аннан 100 мең сумнан артык бурычны кайтару таләп ителә. Нәтиҗәдә зәйлегә, юрист ярдәменә таянып, үз хокукларын якларга туры килә. Ә банк бүлекчәсендә ахыр чиктә, үз гаепләрен танып, исктан баш тарталар. Суд карары буенча банктан зәйлегә суд эшләре өчен тотылган чыгымнарны кайтару билгеләнә. Татарстан Югары Суды карары белән банкка, гражданнар хокукын бозып, нигезсез иск бирелүе өчен кисәтү ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: