Зәй офыклары

Зәйдә җәяүлене бәрдергән машина йөртүче эзләнә

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча, 28 ноябрь көнне кичке сәгать дүрт белән биш арасында Никифоров урамы белән Нариманов урамнары чатында билгесез җиңел автомобиль җәяүле өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерә. Машина йөртүче җәяүлене, үз машинасына утыртып, зыян күргән ир-атны йорты каршындагы (Рәфыйков урамында 14 йорты янында) эскәмиядә калдыра, медицина...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча, 28 ноябрь көнне кичке сәгать дүрт белән биш арасында Никифоров урамы белән Нариманов урамнары чатында билгесез җиңел автомобиль җәяүле өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерә. Машина йөртүче җәяүлене, үз машинасына утыртып, зыян күргән ир-атны йорты каршындагы (Рәфыйков урамында 14 йорты янында) эскәмиядә калдыра, медицина ярдәме алуны да, ЮХИДИга хәбәр итүне дә кирәк дип санамый. Ә җәяүлегә кичекмәстән табиблар ярдәме кирәк була, хәзер ул дәваханәдә. Әлеге авариянең шаһиты булучыларның 02 номерына яки ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итүләре сорала, анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: