Кичә Зәйнең Тавлин һәм Нариманов урамнары чатында бер кешенең тән җәрәхәте алу белән бәйле авария теркәлде. 17 сәгать 20 минутта "Лада-Грант" автомобиле йөртүчесе алдагы машина белән дөрес дистанцияне сакламау сәбәпле, башта "Калина" автомобилен сыдырып үтә, аннан соң "ВАЗ-2109" автомобиленә арттан килеп бәрелә. Нәтиҗәдә соңгы машинадагы пассажир хатын-кыз тән җәрәхәте алып...
Кичә Зәйнең Тавлин һәм Нариманов урамнары чатында бер кешенең тән җәрәхәте алу белән бәйле авария теркәлде. 17 сәгать 20 минутта "Лада-Грант" автомобиле йөртүчесе алдагы машина белән дөрес дистанцияне сакламау сәбәпле, башта "Калина" автомобилен сыдырып үтә, аннан соң "ВАЗ-2109" автомобиленә арттан килеп бәрелә. Нәтиҗәдә соңгы машинадагы пассажир хатын-кыз тән җәрәхәте алып дәваханәгә озатыла. Хәзерге вакытта авария буенча тикшерү эше бара. "Лада-Гранта" машинасын йөртүченең руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырганмы, юкмы икәнлеге тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев