Зәй офыклары

Закон бозылмасын

10-27 августта эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре Түбән Кама территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе органы белгечләре белән берлектә шәһәр сәүдә нокталарында рейдлар үткәрде. Рейдның максаты кичке сәгать 10нан соң алкоголь продукцияләре белән сәүдә итүчеләрне тикшерү иде. Рейд нәтиҗәләре буенча Җиңү проспектындагы "Каенкай", "Оазис" кибетләрендә, Нефтьчеләр проспектындагы "24 сәгать" павильонында, Төзүчеләр...

10-27 августта эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре Түбән Кама территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе органы белгечләре белән берлектә шәһәр сәүдә нокталарында рейдлар үткәрде. Рейдның максаты кичке сәгать 10нан соң алкоголь продукцияләре белән сәүдә итүчеләрне тикшерү иде. Рейд нәтиҗәләре буенча Җиңү проспектындагы "Каенкай", "Оазис" кибетләрендә, Нефтьчеләр проспектындагы "24 сәгать" павильонында, Төзүчеләр урамындагы "Алтын Ай" кибетендә составында 5 процент этил спирты булган сыра сату очраклары ачыкланды. Хәзер әлеге закон бозу очраклары буенча материаллар судка әзерләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: