Зәй офыклары

Законга үзгәреш кергәндә, чираттагы ялны үзең теләгән вакытта

Күп балалы әти-әниләрнең чираттагы ялны үзләре теләгән вакытта ала башлавы ихтимал. Бу тема буенча Дәүләт Думасы Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә уйлый. Төзәтмәләр кертелгәндә, 18 яшькә кадәр өч яки аннан да күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ел саен бирелә торган түләүле ялны үзләренә уңайлы вакытта алырга мөмкин булачак. Болай эшләү әти-әниләргә балаларын...

Күп балалы әти-әниләрнең чираттагы ялны үзләре теләгән вакытта ала башлавы ихтимал. Бу тема буенча Дәүләт Думасы Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә уйлый.

Төзәтмәләр кертелгәндә, 18 яшькә кадәр өч яки аннан да күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ел саен бирелә торган түләүле ялны үзләренә уңайлы вакытта алырга мөмкин булачак. Болай эшләү әти-әниләргә балаларын тәрбияләүдә тагын да активрак катнашырга, эшләүче әти-әниләрнең ялларны балалары белән иркенләп үткәрүгә, балалар белән булган вакытны озайтырга мөмкинлек бирә, дип әйтелә законга үзгәреш кертү аңлатмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: