Зәй офыклары

Законнар үтәү өчен языла

Хезмәтне саклау буенча законнар үтәлешен контрольдә тоту шәһәр прокуратурасында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Үткән ел тикшерүләр нәтиҗәсендә, хезмәтне саклау һәм яклау буенча законнарны бозу сәбәпле, 63 эш бирүче административ җаваплылыкка тартылган, 51 вазифаи зат дисциплинар җаваплылык алган. Бу төр закон бозуларга китергән сәбәпләргә аңлатманы шәһәр прокуроры Ринат Кәримов...

Хезмәтне саклау буенча законнар үтәлешен контрольдә тоту шәһәр прокуратурасында мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Үткән ел тикшерүләр нәтиҗәсендә, хезмәтне саклау һәм яклау буенча законнарны бозу сәбәпле, 63 эш бирүче административ җаваплылыкка тартылган, 51 вазифаи зат дисциплинар җаваплылык алган. Бу төр закон бозуларга китергән сәбәпләргә аңлатманы шәһәр прокуроры Ринат Кәримов бирә.

-Узган елдагы прокурор күзәтүләре тәҗрибәсе буенча эш бирүчеләрнең хезмәт законнарын бозуы нигездә үз вакытында хезмәт хакын бирмәү (226 закон бозу очрагы), закон буенча куелган минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк айлык түләү башкару (12 очрак), хезмәт килешүен өзгәндә эшчегә үз вакытында исәп-хисап ясамау (10), эш урыннарын аттестацияләмәү (18) һ.б. белән бәйле. Ә төп хәл ителәсе проблема булып хезмәт хакы буенча бурычлар тора. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан агросәнәгать комплексы, төзелеш тармагындагы хезмәткәрләргә бурычлар булу ачыклана. Дәүләт статистика бүлеге мәгълүматлары буенча, районда хезмәт хакы буенча бурычлар юк дип күрсәтелсә дә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. "Зәй", "Восток", "Зәй шикәре" агрофирмалары, тимер-бетон эшләнмәләр заводы җитәкчеләре статистика бүлегенә хезмәт хаклары турында дөрес мәгълүмат бирми. 2013 елда җитәкчеләр шәһәр прокуратурасы тарафыннан бу төр закон бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Әгәр эш бирүче кабат хезмәт закончалыкларын бозса, дисквалификацияләү карала. Дисквалификация - ул 6 айдан 3 елга кадәр җитәкче урыннарда эшләүдән мәхрүм ителү дигән сүз. Үткән ел шул рәвешле бер эш бирүче суд аша дисквалификацияләнде. Быел да без хезмәт законнарын бозучы эш бирүчеләргә карата катгый чаралар күрәчәкбез, бер үк законны кабат бозганда, дисквалификация - бәхәссез.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматы буенча, районда 467 эшсез кеше исәпләнә. Бу эшкә яраклы халыкның 1,6 проценты дигән сүз (республикада ул - 0,9 процент). Хезмәт белән мәшгуль булмаучылар гадәттә социаль киеренкелек тудыра. Җәмгыятьнең сәламәт булуы өчен, һичшиксез, һәркемнең файдалы эш белән шөгыльләнүе мөһим. Моңа дәүләтнең дә, контрольлек итүче органнарның да җитди игътибары сорала. Һәм проблеманы хәл итү беренче чиратта шәһәр предприятие-оешмалары җитәкчеләреннән тора, чөнки эш белән тәэмин итү, үз предприятиесендәге эш урыннары турында тулы мәгълүмат җиткерү зур роль уйный. Мәшгульлек үзәгенә оешмадагы буш эш урыннары турында үзвакытында хәбәр итмәү дә хезмәт законнарын бозу булып тора. Узган ел мондый хилафлыклар да ачыкланды. "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында" Федераль Законның III бүлеге 25нче маддәсе нигезендә эш бирүче ай саен мәшгульлек үзәгенә вакансияләр хакында мәгълүмат бирергә бурычлы. Әлеге законны бозган өчен үткән ел 3 шәхси эшмәкәр административ, 2 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Хәзер тагын 10 пред- приятиедә вакытында вакантлы урыннар турында хәбәр итмәү очраклары буенча тикшерүләр бара. Алга таба да без хезмәт законнары үтәлешен катгый контрольдә тотачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: