Зәй офыклары

Үзегез дә саный аласыз

1 февральдән 14 меңнән артык зәйленең хезмәт пенсиясе 6,6 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә районда хезмәт пенсиясенең уртача күләме 9603 сумга җитте. Ә хезмәт пенсиясе белән тәэмин ителүчеләр бүленеше түбәндәгечә: 12416 кеше - картлык, 785 кеше - инвалидлык, 678 кеше туендыручысын югалту буенча пенсия ала. Хезмәт пенсиясе уртача 591 сумга артты. Мөстәкыйль...

1 февральдән 14 меңнән артык зәйленең хезмәт пенсиясе 6,6 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә районда хезмәт пенсиясенең уртача күләме 9603 сумга җитте.

Ә хезмәт пенсиясе белән тәэмин ителүчеләр бүленеше түбәндәгечә: 12416 кеше - картлык, 785 кеше - инвалидлык, 678 кеше туендыручысын югалту буенча пенсия ала. Хезмәт пенсиясе уртача 591 сумга артты.

Мөстәкыйль төстә пенсиянең ничек артуын санап карау өчен хезмәт пенсиясенең гыйнварда алган суммасын индексациянең 1,066 коэффициентына тапкырларга кирәк. Хезмәт пенсиясе өлешенә калган төрләр буенча түләүләрне өстәгәч, гомуми сумма килеп чыга.

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, өстәмә айлык матди тәэмин итү, компенсация түләүләре, хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше, сроклы пенсия түләүләре 1 февральдән артмады.

Ә алга таба, 2013 ел дәвамында, пенсияләр артуга килгәндә, 1 апрельдән хезмәт пенсияләрен өстәмә индексацияләү һәм социаль пенсияләрне арттыру көтелә. Айлык акчалата түләүләр 1 апрельдән шулай ук 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе яңадан исәпләнәчәк. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп йөрү кирәк түгел, ул автомат рәвештә башкарыла.

Зәния Йосыпова,

Пенсия фонды идарәсе башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: