Зәй офыклары

Җинаятьчел төркем ачыкланган

Ике яшь кешенең, җинаятьчел төркем хасил итеп, 2012-2013 елларда 10 җинаять кылуы ачыкланган. Моның буенча Азнакай районы тикшерү комитеты җитди эш алып барган. Ике җинаятьче дә Актүбә поселогы кешеләре. Алар кырын эштә "Татнефть- Охрана" ҖЧШ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерүләр барышында аларның озак вакыт "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсеннән контргрузлар...

Ике яшь кешенең, җинаятьчел төркем хасил итеп, 2012-2013 елларда 10 җинаять кылуы ачыкланган. Моның буенча Азнакай районы тикшерү комитеты җитди эш алып барган. Ике җинаятьче дә Актүбә поселогы кешеләре. Алар кырын эштә "Татнефть- Охрана" ҖЧШ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерүләр барышында аларның озак вакыт "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсеннән контргрузлар урлап сату белән шөгыльләнүләре ачыкланган. Беренче тапкыр 2013 елның февралендә "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган скважинадан 930 килограмм контргруз урлаганнар. Беренче мәртәбә урлашуда тотылмагач, алар февраль азагына кадәр 9300 кг металл урлап саталар. Нәтиҗәдә алар бу кырын эштә хәтта " специальләшеп" өлгерә. Бөгелмәнең металл кабул итү пунктына алар китереп тапшырган чимал 26 тонна 260 кг. белән исәпләнә. Хәзерге вакытта әле тикшерү эше дәвам итә, җинаятьчеләргә, һичшиксез, закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: